tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада «Башкортстан татарлары» календарен тәкъдим иттеләр
Уфада «Башкортстан татарлары» календарен тәкъдим иттеләр

Уфада «Башкортстан татарлары» календарен тәкъдим иттеләр

Башкортстан татарлары конгрессының киңәйтелгән утырышында «Башкортстан татарлары» дип аталган өстәл календарен тәкъдим иттеләр. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов хәбәр итте.

«Календарьда татар театрлары, югары уку йортларындагы татар бүлекләре, татар газета-журналлары, радио һәм телевидение каналлары, китап нәшер итү, милли оешмалар турында мәгълүматлар урын алды. Моңа кадәр аерым Башкортстан татарларыннан гына торган мондый өстәл календареның чыкканы булмады», — диде ул.

Заһир Хәкимов сүзләренчә, календарь битләрендә шулай ук дини чаралар һәм республика бәйрәмнәрен, чыгышы белән Башкортстаннан булган галимнәрне, язучы, шагыйрьләрне, сәнгать әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен күрергә була.

2021 елның истәлекле дата һәм вакыйгаларына багышланган календарь Татарстан хөкүмәте гранты ярдәмендә басылган.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*