tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада легендар композитор Рим Хәсәнов белән иҗади очрашу узачак
Уфада легендар композитор Рим Хәсәнов белән иҗади очрашу узачак

Уфада легендар композитор Рим Хәсәнов белән иҗади очрашу узачак

14 декабрьдә Уфада Милли китапханәнең әдәби кунакханәсендә легендар композитор Рим Хәсәновның иҗади очрашу кичәсе узачак.

Рим Хәсәнов һәркем яратып өлгергән хитларын, шулай ук яңа әсәрләрен башкарачак, үзенең иҗади эшчәнлеге турында сөйләячәк. Очрашу 15:00 сәгатьтә башлана.

Керү ирекле.

  • Рим Хәсәнов – совет һәм башкорт композиторы, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы, Башкорт АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Уфа шәһәренең Мактаулы гражданины.
  • «Өфе юкәләре», «Кышкы романс», «Әкълимә» һәм башка җырлары башкорт һәм татар җыр эстрадасының алтын фондына керде. Аның җырларын Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Радик Гәрәев, Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова башкарды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*