tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Мәрьям Солтанова-Акчуринага мемориаль такта куелды
Уфада Мәрьям Солтанова-Акчуринага мемориаль такта куелды

Уфада Мәрьям Солтанова-Акчуринага мемориаль такта куелды

7 июньдә “Берлек” иҗтимагый оешмасы һәм Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы башлангычы белән танылган мәгърифәтче һәм хәйрияче Мәрьям Солтанова-Акчурина йортында (Уфа шәһәре, Г. Тукай урамы, 33) мемориаль такта ачу тантанасы булды.

Чарада “Берлек” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм, Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан халыклары Ассамблеясе җитәкчесе Зөһрә Рәхмәтуллина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Идрис Газиев, Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма Фаткуллина, “Морзалар хәбәрчесе” гәзите мөхәррире Әнвәр Терегулов, Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды җитәкчесе Люция Камаева чыгыш ясадылар.

Мәрьям Солтанова-Акчурина Русиядә беренче хатын-кызлар хәйрия җәмгыяте һәм Уфаның ярлы мөселманнар турында кайгыртучы комитет рәисе. Моннан бер гасыр элек ул ятим кызлар өчен түләүсез мәктәп-приют ачкан, анда тәрбияләнүчеләргә дини һәм дөньяви фәннәр өйрәтелгән.

XIX гасыр азагында башкалабыз Уфаның Яңа күпер (Ново-Мостовая) урамында күркәм бер йорт төзелә. Аның хуҗасы – Уфаның шәрәфле шәхесе, биредә мануфактура кибетләре тоткан Тимербулат морза кенәз Акчурин. Тимербулат Курамша улы бу йортны һәм шушы ук урамдагы 10нчы санлы йортны үзенең кызы Мәрьямгә бирнә итеп биргән. Ул 1886 елның гыйнварында император Александр II указы белән Ырынбур Мөселман Дини мәҗлесе мөфтие итеп тәгаенләнгән Мөхәммәдьяр Солтановның улы Арслангалигә кияүгә чыга.

“Тәрҗеман” гәзите 1906 елның 22нче санында шулай дип яза: “Ырынбур мөфтиенең улы Арслангали Солтанов 1905 елда Стәрлетамак өяз дворяннарының башлыгы итеп сайланды. Арсланбәккә шәхси тормышында зур бәхет елмайды. Ул атаклы эшкуар, дворян, Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе Тимербулат Акчуринның кызы — Мәрьямгә өйләнде. 1899 елда алар башлангычы белән Уфада ярлы мөселманнар өчен мөтәвәллият (попечитель комитеты) төзелде. Ирле-хатынлы Солтановлар зур ихтирамга ия булдылар, үзләренең игелекле эшләре турында бик озак заманнарга онытылмас ядкарь калдырдылар”.

Хәзерге вакытта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәсе Мәрьям Солтанова исемен йөртә. Башкалабыздагы «М. С.» инициаллары куелган йорт архитектура һәйкәле булып тора.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*