tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфага Шәехзадә Бабич “кайтты”
Уфага Шәехзадә Бабич “кайтты”

Уфага Шәехзадә Бабич “кайтты”

Бүген Уфада шагыйрь һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачылды.

Шагыйрь истәлеген монумент рәвешендә мәңгеләштерү Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар программасы кысаларында планлаштырылган иде. Шуңа күрә аны ачу тантанасын бүген республика башкаласында узучы V Бөтендөнья башкортлары корылтае белән бергә туры китерергә карар кылынган иде.

Бабичның алты метрлы бронза сыны Зәки Вәлиди исемендәге урамда, телеүзәк каршындагы мәйданда урнаштырылды. Аның нәкъ шунда урнаштырылуы очраклы түгел, шагыйрь скульптурасы уфалыларны һәм башкала кунакларын үз көрәштәше Әхмәт-Зәки Вәлиди урамында «каршы алачак”.

– Шәехзадә Бабичка һәйкәл ачу — безнең республика өчен әһәмиятле вакыйга, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.

«Хәзер Башкортстан бөтен дөнья белән очраша торган төп конгресс мәйданчыгы янында шагыйрьнең фигурасы калкып чыкты. Ул безне бөтен республика һәм аның күпмилләтле халкы хакына игелекле эшләргә рухландырачак. Бүген мин Бөтендөнья башкортлары корылтае кунакларына көчебезне берләштерергә, туган җиребезне ныгытуда мөһим адымнар ясарга өндәү белән мөрәҗәгать иттем. Йөз ел элек нәкъ менә шундый көчле һәм бердәм Башкортстан өчен Шәехзадә Бабич, ватанының чын улы, азатлык, батырлык һәм патриотизм җырчысы үз гомерен биргән. Безнең өчен Бабичның тавышы элеккечә йөрәкләрдә яңгыравын дәвам итә һәм Башкортстанның иң яхшы уллары һәм кызлары эшләрен лаеклы дәвам итүчеләр булсын өчен барысын да эшләячәкбез! Без бергә! Алга, Башкортстан!», — диде төбәк җитәкчесе, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Һәйкәлне ачу тантанасы анда катнашучылар өчен буыннар очрашуы булды: анда республика җитәкчелеге вәкилләре, Корылтай аксакаллары, танылган җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре белән бергә студентлар, яшьләр катнашты.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*