tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укучыларына гомерен багышлаган укытучы
Укучыларына гомерен багышлаган укытучы

Укучыларына гомерен багышлаган укытучы

Омск өлкәсеннән  килеп Тубыл районының сазлыклар арасында урнашкан авылларында татар мәктәпләрендә лаеклы ялга чыкканчы эшләгән  Заһидә Алим кызы Бекенина укучыларының мәхәббәтен яулаган  укытучы. Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда  яхшы күңелле, ярдәмчел укытучы апалары белән укучыларының җылы очрашулыры күпчелегебезнең әһәмиятен җәлеп итте. Авыл халкы өчен дә  “үз” булган, укучыларына ныклы белем биргән, күңелләренә яхшылык сеңдереп  тәрбияләгән ветеран укытучының   язмышы белән якыннан таныштык.

Заһидә  апа Омск өлкәсе  Усть-Ишим районының Саургач авылында туган. Аның балачагы авыр сугыш елларына, сугыштан соңгы  халыкның бөлгенлектә яшәгән чорына туры килә. Әтисе 1943 елның азагында Ленинград фронтында һәлак була, әнисе ялгызы өч кызны аякка бастыра. Заһидә ханым 7 классны күрше Тибенде авылында укып бетергәч, Тара шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый . Тубыл педагогия институтының филология факультетында  ике ел укыганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм саз ягына эшләргә китә. Аны Тәпкен авылына башлангыч класс укытучысы итеп билгелиләр. Шул мәктәптә эшләгән Сөнгатулла  Хәкимҗан улы белән 1960 елны гаилә коралар.1960-61  уку елында аларны Лаемтамак авылына җидееллык мәктәпкә күчерәләр. Шуннан лаеклы ялга чыкканчы, институтны читтән торып укып бетереп,  36 ел буена рус теле һәм әдәбияты, немец телен укыта.  Саз ягында яшәү һәм эшләү аңа җиңел булмый. Күп төрле кыенлыклар күреп, саз ягының авыр тормыш шартларына түзеп, балаларга  белем  һәм тәрбия бирү эшендә фидакарь хезмәт күрсәтә. Мәктәптә 5 ел директор, 4 ел завуч булып эшли. 1970-71  елларда, мәктәптә укучылар саны  күбәеп,  элекке мәктәп бинасына сыймау сәбәпле яңа мәктәп төзетә. Әле бүген дә,  Заһидә апа төзеткән мәктәптә  ремонт ясатып, балаларга белем бирәләр. Омск өлкәсеннән яшьли генә килгән  укытучы 40 ел Лаемтамак авылында  яши. Укытучы һөнәренә тугрыклы булып хезмәт иткән  Заһидә Алим кызы  халык ихтирамына лаеклы РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, “За доблестный труд в  ознаменование 100 летия В.И.Ленина”, “Хезмәт ветераны медальләре”, РСФСРның  халык мәгариф министрлыгы грамотасы, моннан башка бик күп өлкә, район мәгариф бүлекләренең, мәктәп администрациясенең грамоталары белән бүләкләнә. Тормыш иптәше Сөнгатулла абый белән алар коллегалар да, бер-берләрен аңлап, матур тормыш юлының язларын, көзләрен  бергә узган  пар да. Бекениннарның гаилә  учагын сүндермичә, бер-берләренә терәк булып, гомер юлларында  кайгыларын, шатлыкларын уртаклашып,  оныкларына ярдәмләшеп яшәүләренә илле бишенче ел бара, Заһидә апа җитмеш биш яшен каршы алырга җыена. Алар 2011 елдан Тубыл шәһәрендә яшиләр.  Ветеран укытучылар кайгы –хәсрәтләргә бирешмичә,  җәен бакчада яшелчәләр, чәчәкләр үстерәләр. Бүген мәдәният үзәгенең «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамблендә дә катнашып, татар халык  җырлары, моң-көйләре, шигырьләре белән  яшь буынны тәрбияләүчеләр дә алар. Без  Заһидә  Алим кызын  хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алган укучыларының теләкләренә  кушылабыз. Сезгә  изге эшегез өчен рәхмәтләр юллап, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның,  дус-туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, Аллаһы Тәгалә  озак яшәргә насыйп итсен .

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*