tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреаль татарлары бәйрәмгә җыелды
Монреаль татарлары бәйрәмгә җыелды

Монреаль татарлары бәйрәмгә җыелды

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар өчен 2014 ел чараларга бай. Май аенда Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә, соңырак 20нче сабантуй уздыру кебек чараларга әзерлек зурдан булды.  Алар арасында милли моңнарны һәм аралашуны сагынып яшәгән татарлар кечерәк очрашуларга да җыела. Шундыйларның берсе 5 октябрь көнне Корбан гаетенә багышланды, дип сөйләде Азатлыкка Монреаль татарлары берләшмәсе президенты Зилә Миргалиева.

Монреаль татар мәхәлләсенең тормышы бер карашка дөнья буйлап сибелгән татарларның тормышыннан аерылмый. Татарстан һәм Башкорстаннан бик ерак яшәгән татарларның балаларына телне генә түгел, җыр-биюләрне дә өйрәтүләре, мондый чараларны гаилә бәйрәме итеп оештырулары сокландыра.

Корбан гаете уңаеннан оештырылган кичәне Монреаль татар берләшмәсенә нигез салучы Талип Кудеки ачкан, аның хәзерге җитәкчесе Зилә Миргалиева кунакларны бәйрәм белән котлаган. Казан кунагы Дамир Миргалинең бәйрәмнең мәгънәсе турындагы чыгышы җыелучылар күңеленә хуш килгән.

Чәй өстәле пәрәмәч, өчпочмак, самса һәм пылау, оста хуҗабикәләр китергән милли тәм-томнар белән мул итеп бизәлгән иде, дип сөйләде Зилә ханым.

Мәхәлләдә җыр-биюгә һәвәс татарлар күп. Адилә Усманова белән Латыйфа Әхмәтҗанова җырлавыннан соң алкышлар аеруча күп булган.

Кунаклар арасында Монреаль бүлгеләренең берсеннән Канаданың вәкилләр пулатына сайланган депутат Вассим Буанани, Монреаль төрекләре мәхәлләсе җитәкчесе Мәхмәт Дегер да булган.

“Зур бер гаилә кебек шул кадәр күңелле итеп уздырдык бу чараны, инде таралышканда ук милли моңлы шундый бер чараган тагын тиздән җыелырга кирәк, дип сүз куештык”, диде Зилә Миргалиева.

“Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*