enrutat
Баш бит / Укытучы – олуг зат
Укытучы – олуг зат

Укытучы – олуг зат

Укытучы… Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган
мәхәббәт хисләре туп- лаган бу сүздә… Юк, гади сүз түгел бу… Яшәешне
алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл һәм зиһен белән кечкенә
генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның
беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы
тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

– Һәр укучы – шәхес. Һәр укучы чынбарлыкны үзенчә күрә, дөньяны танып
белергә омтыла. Укытучы һәм укучының үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә
генә дәреслектәге мәгълүмат – белемгә, ә белем күнекмәгә әйләнә, – ди Киров өлкәсендәге Урта Шөн мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлфия Миннәхмәт кызы Мөлекова. Ул гомеренең 30 елын балалар тәрбияләүгә һәм белем бирүгә багышлаган. Шуның 8 елын туган авылы мәктәбендә директор вазифаларын
башкарган.

Гөлфия ханым тумышы белән матур табигатьле Урта Шөн авылыннан.
Кечкенәдән юрист булырга хыялланган. Ләкин ул елларда бу профессия
буенча укырга керергә бик катлаулы булганлыктан, ул укытучы һөнәрен
сайлаган.  Һәм хыялын тормышка ашыру өчен Казан дәүләт университетына
укырга кергән. Тарих һәм җәмгыять белеме тармагы буенча киткән.
– Институтта укыганда көннән-көн укытучы һөнәренең балачакта уйнаган уен
түгел, ә зур җаваплылык икәнен аңлый бардым. Чөнки баланың киләчәге, ә
димәк, кешелек дөньясының киләчәге укытучыдан тора, –  ди ул.
Аның  яхшы укытучы, үз эшенең остасы буласы килә. Һәм шулай була да.
– Директор булып хезмәт куйганда коллегаларым бер гаилә кебек булсыннар
дип тырыштым. Ә гаилә булсалар,  гаилә  кешеләре һәрвакыт бер-берсе өчен
терәк буласына ышандым, коллективта гаделлек булсын дип, аның һәр
әгъзасына кешелеклелек принципларына нигезләнеп карарга тырыштым, – диде
Гөлфия Миннәхмәт кызы.

«Сезнеңчә укытучы кем соң ул?» – дигән соравыма ул:
– Укытучы булырга карар кылган кеше үзенең җилкәсенә шәхес тәрбияләү зур
җаваплылык буенча салынганлыкны аңларга тиеш. Юкка гына укытучыларны
кеше кү-
ңеленең инженерлары дип әйтмиләрдер. Мин аларны кешегә киләчәк тормыш
юлын күрсәтүчеләр дип атар идем. Башка төрле әйткәндә, укытучы – баланы
әти-әни кулыннан алып, аларның дөньяга карашларын киңәйтүче. Укытучы –
катлаулы һәм җаваплы һөнәр иясе, укытучы – шәхес формалаштыручы, ләкин
шул ук вакытта, саксыз кагылуы аркасында бала күңелен имгәтергә дә
мөмкин булган зат  ул. Яхшы укытучы булу өчен белем генә аз, ә тәнеңдәге
бөтен күзәнәгең аша син үзеңне укытучы итеп тоя белергә дә тиеш, –  ди
Гөлфия апа.

Укытучы кешенең гаилә-сенә игътибары һәрвакыт аз кала дисәм дә ялгыш
булмас. Ләкин Мөлековлар гаиләсе мәктәп тормышын парлап җигелеп
тартучылар рәтенә керәләр, шуңа күрә алар бер-берсен аңлап, бер-берсенә
теләктәшлек белдереп гомер кичерәләр. Тормыш иптәше Фәйзелхак абый,
шулай ук 30 елдан артык гомерен мәктәп тормышына багышлый. Тормыш
иминлеге нигезләре һәм хезмәт дәресләре алып бара. Гөлфия апа белән
Фәйзелхак абый ике малай тәрбияләп үстерәләр. Икесе дә үз юлларын табып,
югары белем алалар һәм Казанда яшиләр.
Мәктәп – ул җимеш агачлары һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән беррәттән чүп
үләннәре дә үсә ала торган туфрак. Туфракны ашлап, кайгыртып тору, бай
уңыш алырга тырышу, чүп үләннәре үсәргә юл куймау – укытучының каршында
торган төп бурыч. Белем һәм тәрбия бирүнең яңа эффектив алымнарын
кулланып, иренмичә эшләгәндә генә кешелек дөньясына файдалы булган Кеше
үстерергә мөмкин.

Г.ГАБДРАХМАНОВА.

«Дуслык» 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*