tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Безнең җыр” ничек яңгырады?
“Безнең җыр” ничек яңгырады?

“Безнең җыр” ничек яңгырады?

1 октябрьдә Татар дәүләт филармониясендә “Безнең җыр” иҗат лабораториясенең гала-концерты узды. Чара тулаем яшь иҗатчылар тарафыннан тудырылган яңа җырлардан торды.

2019 елның маенда “Калеб” яңа буын җыены яшь башкаручыларны, композитор һәм шагыйрьләрне берләштергән “Безнең җыр” лабораториясенә нигез салды. Аның төп максаты туган телебездә үз башкаручыларыбыз өчен яңа җырлар булдыру иде. Берникадәр вакыт эчендә шагыйрьләр җыр текстларын язды, алар көйгә салынып, җырлар туды.

Гала-концертка исә жюри әгъзаләре тарафыннан сайлап алынган 19 башкаручының иҗат җимешләре тәкъдим ителде. Алар арасында Филүс Каһиров, Алсу Фәйзуллина, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Айгөл Хәйри, Артур һәм Эльза Исламовлар, Илүсә Хуҗина һәм башкалар.

– “Безнең җыр”ның шушы гала-концертына инде еллар аша килдек дияргә дә була. Республика җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, ниһаять, ул булдырылды. Бу безнең зур сәхнәгә беренче талпынуыбыз. Алга таба да, яңа көчләр туплап, “Безнең җыр” яңгырасын иде, – дигән теләк белән “Калеб” берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Сагыйтова концертны ачып җибәрде.

Җырларның күбесе мәхәббәт, язмыш, бәхет турында иде. Җанлы һәм үтемле музыка, яшь башкаручыларның моңлы тере тавышлары тамашачы күңеленә хуш килде. Концерт барышында чәчәк бәйләмнәре күтәреп сәхнәгә менүчеләр, аягүрә басып кул чабулар да тынмады.

Чарага чакырылган махсус кунаклар арасында Мәскәүдә укып, иҗат итүче, виртуоз баянчы Айдар Сәләхов та бар иде. Чараның төп музыкаль аккомпанементы К.Тинчурин исемендәге театр оркестры һәм аның музыкаль җитәкчесе Ильяс Камал булып торды. Гала-концерт лабораториядә иҗат итеп көч куйган барлык башкаручыларның “Безнең җыр” номеры белән тәмамланды.

Алсу Мансурова

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*