tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульян татарлары китап бәйрәмен үткәрә
Ульян татарлары китап бәйрәмен үткәрә

Ульян татарлары китап бәйрәмен үткәрә

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров Ульян өлкәсенең Чардаклы авылы мәдәният йортында «Чардаклы татарлары» дип исемләнгән китап бәйрәмендә катнашты.

Чара әлеге райондагы татар авылларына һәм анда гомер итүче кан кардәшләребезгә багышлап язылган «Чардаклы татарлары» дигән китапның дөнья күрүенә багышланган. Тантана башланганчы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров районның татар җәмәгатьчелеге белән түгәрәк өстәл янында очрашты. Сүз мәктәпләрдә ана телен укыту, ата-аналар белән эшләү мәсьәләләре турында барды. Мисал өчен, Чардаклы бистәсенең 2нче мәктбендәге 500 артык укучының 153 –  татар. Ләкин татар теле түгәрәгенә нибары 20 (!) бала гына йөри. Гәрчә татар телен тугәрәкләрдә генә түгел, дәресләрдә дә оештырып булыр иде, ләкин ата-аналар гариза язганда ана теле урынына рус телен курсәтәләр, – ди мәктәп директоры урынбасары Зөлфия Бабич.

Очрашу ахырында Ринат Закиров мәктәптә ата-аналар белән очрашу һәм элемтәгә керү  кирәклеген аерым билгеләп үтте.

Бәйрәм район мәдәният йорты сәхнәсендә дәвам итте: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе оешманың югары бүләге «Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен» медален китап авторлары Җәмил Хәкимовка һәм Наилә Потеевага тапшырды.

Шулай ук Ринат Зиннуров Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов белән очрашты һәм төбәктә дини тормыш, мәчетләр салу һәм тарихи биналарны саклау мәсьәләләре хакында сөйләште.

Татарстанның төбәк тарихын өйрәнү Советы рәисе, профессор Альберт Борханов борынгы Сембер ягындагы тарихи һәйкәлләрнең бүгенге сакланышы, авыл тарихын язу кебек проблемаларга тукталды.

Мәгълүм булганча, агымдагы елның август аенда Ульяновскиның «Печатный двор» басмаханәсендә «Чардаклы татарлары – Чердаклинские татары» дип аталган китап дөнья күрде. Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә багышланган китапның авторлары – Чардаклы районының Мактаулы гражданины, җирле татар автономиясенең почетлы рәисе Җәмил Хакимов hәм төбәк тарихын өйрәнүче Наилә Потеева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*