tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Тәртип” радиосына – 5 яшь
“Тәртип” радиосына – 5 яшь

“Тәртип” радиосына – 5 яшь

“Тәртип” радиосы ачылуга биш ел булу уңаеннан, үз тамашачыларын җыеп, Казанда бәйрәм оештырды. Радио “Тәртипле халык югалмый, Татар “Тәртип”сез була алмый” дигән шигарьне үзенә маяк итеп алган. Тыңлаучыларына бары тик сыйфатлы тапшырулар, эчтәлекле, халык җәүһәрләре булган җырларны гына ишеттерәләр.

Һәр тапшыруны татар халкын, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга ярдәм итүче алымнарны кулланып эшлиләр. Аларның алып баручылары арасында да  мәртәбәле кешеләр: Сәйдә абыстай Аппакова, Гөлнара Зиннәтуллина, Җәлил хәзрәт Фазлыев, Фарсель Зыятдинов, Наилә Яхина һ.б. Хәзерге вакытта “Тәртип” радиосы тапшыруларын “Болгар” радиосында тыңларга мөмкин. Шулай ук интернет аша тәүлек буе тыңлап була.

“Тәртип”нең 5 яшьлеге уңаеннан оештырылган концерт Казанның  Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә узды. Зал тамашачылар белән шыгрым тулы. Котлау сүзләре дә яңгырады. Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров сәламләде. Ул җитәкчелекнең котлавын җиткерде һәм радио хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары, ә баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлевага конгрессның “Татар халкы алдындагы зур хезмәтләре өчен” медален тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*