enrutat
Баш бит / Ульяновск өлкәсе Ертуган авылында Китап бәйрәме гөрләде
Ульяновск өлкәсе Ертуган авылында Китап бәйрәме гөрләде

Ульяновск өлкәсе Ертуган авылында Китап бәйрәме гөрләде

Иске Майна районы Ертуган авылы мәдәният йортында яңа гына табадан төшкән “Ертуган – туган җирем” (“Ертуганово – земля родная”) дип исемләнгән китапны халыкка тәкъдим итү кичәсе гөрләп узды. Гаҗәеп дәрәҗәдә бай эчтәлекле әлеге китап “Өмет” газетасы редакциясенең компьютер базасында әзерләнеп, шушы көннәрдә генә Ульяновскиның “Печатный двор” басмаханәсендә дөнья күрде.

Быел 325 еллыгын билгеләп үтүче Ертуган авылы халкы күптән инде ремонт күрмәгән мәдәният йортының тамаша залын шыгрым тутырып килгән иде. Аларны беренче булып Иске Майна район администрациясе башлыгы Василий Половинкин саф татар телендә сәламләде. Ул китапны әзерләү максатында зур көч һәм тырышлык куючыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, милләттәшләребез аеруча яратып тыңлый торган “Аерылмагыз” җырын искиткеч оста башкарды. Ә район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Лариса Чуваева төбәк тарихын өйрәнүгә багышланган китапның Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елында басылып чыгуын ассызыклап үтте. Районыбызның тагын берничә авылы гына шундый саллы китаплары белән мактана ала, Ертуган халкының тырышлыгы, бердәмлеге һәм үҗәтлеге күпләр өчен үрнәк булып тора, диде Лариса Мстафа кызы.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин да ертуганлыларның күмәк көче белән кыска гына вакыт эчендә әзерләнгән китапка югары бәя бирде. Өлкә татар краеведлары оешмасы җитәкчесе Рифгать Ахмедуллов инициативасы белән төбәгебез территориясендә урнашкан утыздан артык татар авылының тарихы китап итеп чыгарылды инде, милләтебез язмышына битараф булмаган төбәкчеләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә бу салалар паспортлы булдылар, хәзер бай тарихлы, илебезгә бик күп күренекле шәхесләр биргән Ертуган да шулар исәбенә керә, диде ул. Өлкә татарларының лидеры китапны нәшер итүгә бәйле чыгымнарны үз өсләренә алган спонсорларга рәхмәтләрен дә ирештерде. Күренекле якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерүгә, китаплар чыгаруга үзеннән зур өлеш кертүче танылган җитәкче – күрше Абдулла авылының “Алга” хуҗалыгы рәисе Самат Насыйровка аерым рәхмәтләрен юллады. Ә Ривгат Зайнетдинов, Исхак Гильметдинов белән Наилә Гизятулловага мохтариятнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге китапны чыгару идеясенең авторы, редактор-төзүчесе — Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов китапның эчтәлеге һәм төзелешеннән канәгатьлек хисе кичерүе турында белдерде. Өлкәдәге татар авылларына багышланган китаплар арасында иң күләмлесе һәм иң сыйфатлысы булган, архив мәгълүматларына гаҗәеп дәрәҗәдә бай әлеге җыентыкка 60 авторның язмалары, 80 кешенең биографиясе, шулай ук берничә йөз фоторәсем керде, диде ул. Рифгать Фазулла улы китапны чыгаруда һәрьяклап ярдәм күрсәтүчеләргә — педагогик хезмәт ветераны Солтан Богатов, “Алга” хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыйров, Ертуган җирләрен эшкәртүче инвестор Алексей Завьялов белән Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Николай Вагановка рәхмәтләрен дә әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Альберт Борһанов Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе белән өлкәнең татар краеведлары оешмасының күпкырлы эшчәнлегенә чиксез соклануын белдерде. Сембер җирендә даими рәвештә татар төбәкчеләре форумы үткәрелә, татар авыллары тарихына багышланган китаплар чыгып тора, диде күренекле галим. Ул татар тарихының ныклы бер кирпече булырлык әлеге китапны әзерләүгә һәм Китап бәйрәмен югары дәрәҗәдә оештыруга бөтен көчләрен куйган, авылның терәге һәм таянычы булган чын фидакарь затларны – педагогик хезмәт ветераны Нәҗибә Абсолямова, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нурия Сулейманова, Ертуган авылы старостасы Рузалия Мифтахутдинова белән инвестор Алексей Завьяловны Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Татар әдәбиятына Габделҗаббар Кандалыйны биргән шушы кечкенә генә Ертуган авылы турында әлеге китап аркасында хәзер бөтен дөнья беләчәк, дип өстәде Альберт әфәнде.

Ә “Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, үзенең яшьлек хатирәләрен яңартып, узган елның сиксәненче елларында Ертуган авылының гөрләп яшәве, “Восход” колхозының барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылар сафында булуы турында сөйләде. Ул “Өмет”не яратып, үз итеп яшәүләре өчен авыл халкына рәхмәтен ирештереп, тырыш почтальон Лилия Забировага редакциянең истәлекле бүләген тапшырды.

Ульяновск өлкәсенең татар язучылар берләшмәсе рәисе урынбасары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов яңа гына дөнья күргән китапны уңай бәяләп, милләттәшләребезне туган телебезне сакларга, халкыбыз, авылларыбыз тарихын җентекләп өйрәнергә, татар булып яшәргә өндәде.

Татарстанның Мамадыш районы “Ак калфак” оешмасы әгъзасы, краевед Рәйсә Муллахметова Ульяновск татарларының уңышларына соклануын белдерде һәм татар дөньяви әдәбиятына нигез салучы Габделҗаббар Кандалыйны онытмаулары, аңа бәйле истәлекләрне күз карасыдай саклаулары өчен ертуганлыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Ә гомере буе авылның киләчәк язмышы өчен янып-көеп яшәүче һәм китапны чыгаруга кагылышлы мәшәкатьләрнең дә шактый өлешен үз җилкәсенә салган тынгысыз йөрәкле Нәҗибә ханым Абсолямова таләпчән остазы Рифгать Ахмедулловка, шулай ук Нурия Сулейманова, Рузалия Мифтахутдинова, Наилә Гизятуллова, Гөлфия Ибраһимова белән барлык авылдашларына рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Без мәчеттә, клубта, өйләрдә җыелышып китапны әзерләдек, 325 еллык тарихы булган Ертуганыбызда тормыш-көнкүреш киләчәктә дә дәвам итсен, бала-оныкларыбызга үзебездән соң матур истәлек, олы ядкарь калсын өчен тырыштык, диде Нәҗибә Тимергали кызы.

Педагогик хезмәт ветераны Наилә Гизятуллова китапның эчтәлеге белән таныштырып үтте. Күренекле авылдашыбыз – Г.Кандалыйның оныкчыгы Наҗия апа Нурмухаметова туган авылыбыз турында китап чыгарырга хыялланган иде һәм менә, ниһаять, ул безнең кулыбызда, әлеге китапта танылган ертуганлыларның биографияләре дә, нәсел агачлары – шәҗәрәләр дә, сугыш каһарманнары һәм тыл хезмәтчәннәре исемлеге дә, шигырьләр дә бар, кыскасы, энциклопедиягә тиңләрлек басма, диде Наилә Әсхать кызы.

Иске Майна районы мәдәният үзәге директоры Марина Качкаева сөенечле хәбәре белән уртаклашты – “Ертуган – туган җирем” китабы районның барлык китапханәләре киштәләрендә урын алачак.

Ертуганда туып үсеп, хәзер Татарстанның Югары Ослан районында яшәүче Салих Сабитов якташларын моңлы көй-җырлары белән сөендерде. Баксаң, ул туган авылы турында да җырлар иҗат итә икән. Шулай ук авыл клубы карамагында уңышлы гына эшләп килүче “Картаямыни соң йөрәк” вокаль группасы да Китап бәйрәмен җырлары белән бизәде. Алар башкаруында яңгыраган “Моңнар кайтсын авылга” җырын тыңлаганда, бик күпләр еракта, куе томаннар артында калган гүзәл яшьлек елларын, авыл урамнары балаларның шатлыклы авазыннан яңгырап торган чорларны исенә төшергәндер, мөгаен. Әлбәттә инде, сәхнә остасы Гүзәл Агишева белән авылда мәдәни чараларны оста оештыручы Гөлшат Гиматова яңгыраткан дәртле җырлар да тантанага кабатланмас ямь өстәде.

Бәйрәм тәмамланганнан соң, өлкә татар автономиясе вәкилләре һәм Татарстаннан килгән шәрәфле кунаклар авыл мәчетенең имам-хатыйбы Исхак хәзрәт Гельметдинов белән бергә Габделҗаббар Кандалыйның каберен зиярәт кылдылар һәм әдипнең рухын шатландырып дога укыдылар. Зарыгып көтеп алган китапның чыгуы халкыбызның Кандалый туып үскән авылга игътибарын тагын да көчәйтте, димәк, шагыйрьнең каберенә сукмак киләчәктә дә өзелмәс, ә без аны догадан калдырмыйбыз, ди Исхак хәзрәт. Казан кунаклары кабернең төзекләндерелгән һәм чиста булуына соклануларын белдерделәр.

Исхак Хәлимов

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*