tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе мөселманнары кубогына турнир узды
Ульяновск өлкәсе мөселманнары кубогына турнир узды

Ульяновск өлкәсе мөселманнары кубогына турнир узды

Ульяновск шәһәренең «Новое поколение» физкультура сәламәтләндерү комплексында мини футбол буенча Ульяновск өлкәсе мөселманнары кубогына чираттагы турнир узды. Быел анда 14 команда көч сынашты. Футбол мәйданчыгында ерак һәм якын чит илләрдән килеп укучы студентлар да катнашты.

Көн буе барган бәйгедә Карсун районыннан килгән «Бәрәкәт» командасы турнирның күчмә кубогына лаек булды. Алар декабрь аенда Идел буе федераль округы футбол бәйгесендә Ульяновск өлкәсе өчен көч сынашачаклар.

Бәйгенең төп оештыручысы Җәмил Хәйруллов белдергәнчә, Сембер егетләре ел саен ил күләмендә узучы турнирларда призлы урыннарны алып кайтканнар, быел да сынатмаслар ди.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*