tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Коръән басмаларын җыя
Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Коръән басмаларын җыя

Ульяновск өлкәсе татарлары автономиясе рәисе Коръән басмаларын җыя

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономия рәисе, ТНВ каналының үз корреспонденты Рәмис Сафин 20 ел дәвамында Коръән басмаларын җыя. Әлеге вакытта аның коллекциясендә утызга якын китап бар. Бу хакта Рәмис Сафин “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

Әлеге вакытта коллекциядә 28 китап бар, шуларның 17 чит ил тәрҗемәләре. Арада иң кечкенәсе – 1910 елда басылган 1 сантиметр киңлегендә Коръән, ә иң борыңгысы – 1871 елгы басма. Җыелманы тулысынча Ульяновск татар мәдәният үзәгендә күрергә мөмкин.

“Коръәннәр коллекциясен мин 1998 елда җыя башладым. Ул вакытта Камал театрының директоры мәрхүм Шамил Закиров иде. Аның бүлмәсенә кереп чыкканда Коръәннәрне күрдем. “Карале дим, миндә дә бит биш-алты мөсхәф бар”, дип мин шушы эшкә тотындым”, – ди Рәмис Сафин.

“Әгәр улым шушы эшем белән хәвәсләнеп китсә, коллекцияне аңа тапшырып калдырырмын. Булмаса, Ислам мәдәнияты музеена илтеп бирергә дигән нияттә торам”, – ди ул. 

Один комментарий

  1. Нариман

    Советую посетить святыню в Ташкенте – Коран Османа и там же музей Коранов в одной из комнат (56 экземпляров из разных стран мира, в т.ч. и на татарском языке).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*