tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Сембер җыры-2015” татар җыры төбәк фестиваль-конкурсы була
Ульяновск өлкәсендә “Сембер җыры-2015” татар җыры төбәк фестиваль-конкурсы була

Ульяновск өлкәсендә “Сембер җыры-2015” татар җыры төбәк фестиваль-конкурсы була

29 март көнне Ульяновск өлкәсе татар мәдәни үзәгендә “Сембер җыры-2015” татар җыры төбәк фестиваль-конкурсы була. Чара Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана һәм җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк. Болар: ялгыз җырлау (сольный вокал), вокал төркем, музыка уен коралы белән чыгыш ясау. Катнашучылар татар халык җырлары һәм сугыш чорында иҗат ителгән әсәрләрне башкарырга тиеш була. Конкурсның финал өлешенә өлкә буйлап уздырылган сайлап алу турларында югары бәя алучылар гына эләгә ала.

Конкурс этаплары программалары арасында Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективларының җырларын тыңларга, биюләрен карарга мөмкин.

“Сембер җыры”нда җиңү яулаучылар исә ноябрь аенда Казанда уздырылачак “Татар моңы” Халыкара телевизион җыр конкурсында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*