tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә зиратларны тәртипкә китерәләр
Ульяновск өлкәсендә зиратларны тәртипкә китерәләр

Ульяновск өлкәсендә зиратларны тәртипкә китерәләр

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә болай дип әйткән: “Каберләр янына (зиратка) йөрегез, хакыйкатьтә, алар үлем турында искә төшереп торачаклар”. Иртәме-соңмы барыбызның да мәңгелек йортыбызга барасы бар бит.

Шундый авыр вакытларга да карамастан, күптән түгел генә Красный Гуляй бистәсенең мөселман зиратларында өмәләр булып үтте. Беренче чиратта, зиратлар янындагы территория һәм керү юллары тәртипкә китерелде: зур агачлар череп, сынып, кабер өсләренә төшәргә мөмкин, шуның өчен дә комачаулык тудыручы агачлар һәм куаклар киселде. Бу эшне башлап йөрүче мәчетнең имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов. Аның янында зур тырышлык куеп эшләүчеләрне дә атамыйча булмас. Фәрит Айсин, Зәкиулла Мухитов, Мидхат Басыйров, Дамир Актуганов һәм Радик Иматдинов кебек тырыш милләттәшләребез олы рәхмәт сүзләренә лаек. Чистарту эшләре алып барганда, техникасыз да булмый бит, шуңа күрә бу эшләр кран яллап эшләнелде. Крановшик Ярухиннар мондый очракларда һәрвакыт ярдәмгә килә.

– Күптән түгел генә Сенгилей районының татар зиратына үлемдек инвентарьларын саклап тору өчен вагон куелды,- дип хәбәр итте Рәмис хәзрәт.

Киңәшле эш таркалмас, дигән гыйбарәдән чыгып, хәзрәт мондый эшләрне Сенгилей район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, районның татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Рәмис Солтан улы Саржанов белән киңәшләшеп башкара.

Өмәдә катнашучылар татар халкының “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дигән мәкален искә төшереп таралышты.

Гөлфәрия ЛАТЫЙПОВА, Красный Гуляй бистәсе

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*