tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы “Бәхет” клубы төзеде
Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы  “Бәхет” клубы төзеде

Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы “Бәхет” клубы төзеде

Атна башында Ульяновск өлкәсенең “Ак калфак”татар хатын-кызлар оешмасының чираттагы утырышы булып узды. Оешманың актив әгъзалары милләттәшләребезне аеруча борчыган проблемалар хакында уртага салып сөйләштеләр. Алар өлкәбез авылларында буйдак егетләрнең көннән-көн күбәя баруы, ә шәһәр җирендә татар кызларының үзләренә тиң яр таба алмаулары хакында тирән борчылуларын белдерделәр. Алар шулай ук катнаш никахларны да читләтеп үтмәделәр. “Татар яшьләренең катнаш никах нигезендә гаилә корулары – милләтебезнең киләчәгенә балта белән чабуга тиң. Катнаш никахтан туган балаларга ана телен өйрәтүе мөмкин түгел”,- диде “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина.

Әлеге мәсьәләләрне хәл итү – егет-кызларны таншытырып матур татар гаиләләре төзү максатында, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары “Бәхет” клубы төзеделәр. Әлеге клубның җитәкчесе итеп милли җанлы эшмәкәр ханым Алсу Низамутдинова сайланды.

Оешманың актив әгъзалары шулай ук киләчәккә планнар да кордылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу оештырырга ниятлиләр. Шулай ук алар Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән “Сабантуй батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем” дигән иҗади бәйгедә катнашырга да бик теләп ризалаштылар.

Рузия ХӘЛИМОВА, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*