tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле кызлары сынатмады
Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле кызлары сынатмады

Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле кызлары сынатмады

9-11 гыйнварда Димитровградның балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар теле hәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узды.

Төбәк бәйгесендә Ульяновск өлкәсенең барлык районнарыннан да вәкилләр катнашты. 9-11 сыйныф укучылары татар теле hәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен сынап карады. Зур Чирекле урта мәктәбеннән дүрт укучы – Раилә Бирюкова (9 сыйныф), Алсу Мунзафарова hәм Раилә Нәзирова (10 сыйныф) hәм Мәрьям Рахмаева (11 сыйныф) катнашты.

Олимпиадада катнашучылар ике көн дәвамында ана теле hәм әдәбиятыннан инша яздылар, шулай ук язмача биремнәрне үтәделәр. 11 сыйныф укучысы Мәрьям Рахмаева региональ этапта җиңүче дип танылды. Ә Раилә Бирюкова, Алсу Мунзафарова hәм Раилә Нәзирова призлы урыннар алдылар. Аларның hәркайсы дипломнар hәм медальләр белән бүләкләнде.

Олимпиадада җиңүчеләр 7-10 февральдә Казанда ана теле hәм әдәбияты буенча Бөтенроссия бәйгесенең төбәкара этабында үзләренең белемнәрен тикшерә алачаклар.

Н.Рафикова, Н.Ягудина

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*