Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты
Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты

Түбән Кама мөхтәсибәте намаз уку экспресс-курсларын ачты

25нче гыйнварда Түбән Каманың “Җәмигъ” мәчетендә намаз уку күнекмәләренә һәм Ислам нигезләренә өйрәтү буенча экспресс-курслар ачылды. “Намаз – бәхет ачкычы” дип исемләнгән курсның беренче дәресендә йөздән артык кеше – 143 хатын-кыз һәм 25 ир-ат булды.

Курсның махсус программасы Исламда беренче адымнарын ясарга теләүче дин кардәшләребез өчен булдырылган. Укулар шимбә көннәрендә узачак һәм ул 5 дәресне үз эченә алачак.

Исегезгә төшерәбез, 2018нче елдан Татарстан мөфтияте тарафыннан “Ислам. Беренче адымнар” проекты гамәлгә ашырыла, ул кешеләрне биш вакыт намазларны укуга тарту һәм Ислам нигезләрен танып белүгә җәлеп итү максатыннан оештырыла. Бу ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең халык арасында иң популяр башлангычларының берсе, аның ярдәмендә 400дән артык кеше намазга басты һәм, асылда, намаз әһеленә әверелде. Әлеге экспресс-курслар тәҗрибәсе шулай ук Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә уңышлы файдаланыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*