tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан университеты китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды
Казан университеты китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды

Казан университеты китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды

Казан университетының фәнни китапханәсендә «ТАССР: гасыр озынлыгындагы юл» күргәзмәсе ачылды. Экспозиция Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышлана һәм республика үсеше этапларын яктырта торган өч бүлектән тора.

Беренче «Татар автоном республикасы. Башлану» бүлегендә республиканың барлыкка килүе турында басмалар, шул исәптән яңа хакимиятнең беренче Конституциясе һәм беренче декретлары текстлары тәкъдим ителә. «Совет Татариясе язмышларда һәм документларда» дигән икенче бүлек республика җитәкчеләре – Фикрәт Табиевка, Минтимер Шәймиевка, шулай ук Татарстан үсешенә зур өлеш керткән башка дәүләт эшлеклеләренә багышлана. «Россия федерализмы системасында Татарстан моделе» дип исемләнгән өченче бүлектә республика тарихында яңа этапны яктырткан китаплар тәкъдим ителде.

Күргәзмә Кремль ур., 35, дүртенче кат, 2нче номерлы уку залында урнашкан. Керү ирекле.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*