tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә шәхси татар мәктәбе төзеләчәк
Ульяновск шәһәрендә шәхси татар мәктәбе төзеләчәк

Ульяновск шәһәрендә шәхси татар мәктәбе төзеләчәк

Ульяновск шәһәренең  үзәк мәчете янәшәсендә башлангыч сыйныфлар өчен шәхси татар мәктәбе төзеләчәк, ә борынгы мәчет бинасында исә Ислам музее ачылачак.  Бу хакта өлкә мөселманнарының  Диния назарәте каршында эшләүче  Иҗтимагый шура утырышында хәбәр иттеләр.

   Әгәр хәтер йомгагын сүтеп карасак, Ульяновск өлкә диния назарәте  каршында иҗтимагый Шура моннан өч ел элек   Диния назарәтенең яңа  рәисе Илдар хәзрәт Сафиуллин инициативасы белән төзелгән иде.  Аның составына район-авыллардагы имам-хатиблар, өлкәдә эшләүче   татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр,  татар телендә чыгучы газета-телевидение журналистлары һәм милли хәрәкәт активистлары керде. Аның максаты өлкәдәге мөселман тормышының катлаулы проблемаларын хәл итү юлларын эзләү, җирле хакимиять белән бергә  татар авылларындагы  дини һәм милли вәзгыятьнең торышын күз уңында тоту һәм традицион Исламны киң катлам халыкка җиткерү.

Соңгы елларда диния назарәтендәге уңай үзгәрешләрне  күрми мөмкин түгел. Дөресен әйтик, моннан берничә ел элек мөфтият башлыча, намаз укыту, гает бәйрәмнәрен уздыру, мәчетләр төзетү кебек бер яклы эшчәнлек белән генә шөгылләнә иде. Хәзер исә диния назарәте киләчәк турында уйлап балалар һәм яшүсмерләр арасында һәртөрле бәйгеләр, конкурслар үткәрә, Идел буе төбәкләреннән ислам белгечләрен, галимнәрне чакырып фәнни-гамәли конференцияләр, өлкә күләмендә ифтар һәм корбан ашлары  уздыра башлады.

  Утырышта да бу хакта өлкә мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов ассызыклап узды. Бүгенге җыелышның көн тәртибенә,гадәттәгечә,Сембер мөселманнары тормышына кагылышлы җиде мәсьәлә куелган иде.

  Агымдагы елны Диния назарәте каршында ярдәмгә мохтаҗ кан-кардәшләребезгә һәм тормышта авыр хәлдә калган ялгызларга  булышу өчен беренче тапкыр “Закәт” хәйрия фонды оештырылган иде. Берничә ай эчендә генә дә фонд кассасына 480 мең сум акча кергән. Утырышта аның рәисе Рөстәм хәзрәт Сафин Шура әгъзалары каршында хисап та тотты.

Утырышта тагын бер фонд яисә милли хәрәкәт төзү кирәклеге турында да игълан иттеләр.Тәкьдим итүчеләрнең сүзләренә караганда, әлеге иҗтимагый хәрәкәт федераль кануннарга нигезләнеп безнең борынгы мәчетләребезне яңадан үз хуҗаларына кайтарып бирү эшләре белән шөгылләнергә тиеш. Җирле хакимиять тә бу эштә ярдәм итәргә ышандыра.

Дөрестән дә, борынгы Сембердә  фабрикант Акчуриннар салдырган тарихи мәчеттә бүген, яһүд кешесе җитәкли торган икмәк пешерү цехы   һәм күз авыруларын дәвалау клиникасы эшләп тора.  Мөселманнар төзегән мәчетне әлеге адәм башта татарларга 70 миллионга сатырга ризалаша, ә соңрак аны да кире кага. Әлеге фондның төп эше дә , шундый мәчетләрне кабат хуҗаларына кайтару булырга тиеш.

Утырышта чыгыш ясап, Губернатор урынбасары Михаил Сычев мөселманнар арасында никахсыз торучыларның аз булу хакында да сөйләде. Ул белдергәнчә, әле яңа гына сораштыруларның нәтиҗәсенә күз салсак, гаилә коручы мөселман парларының нибары 10 % ы гына никахсыз, ягъни гражданский бракта,тора икән. Ә башка милләтләрдә бу саннар күпкә югары.

   Моннан ике ел элек өлкә Губернаторы Сергей Морозов диния назарәтендә Корбан бәйрәме уңаеннан булган очрашуда  шәһәрнең Дзжеринский урамында урнашкан элеккеге мәчет бинасында Ислам мәдәнияте музее ачу тәкьдимен әйткән иде. Бүген гыйбадәтханә мөселманнарга кайтарып бирелгән, хәзер мөфтият аның документларын рәсмиләштерү  эшләре белән мәшгуль.

                                                      Рамис Сафин,    Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*