tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабада – “Кабак бәйрәме”
Сабада – “Кабак бәйрәме”

Сабада – “Кабак бәйрәме”

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Саба бүлекчәсе “Кабак бәйрәме”ндә катнашты. Әлеге бәйрәмне Саба муниципаль районы башлыгы Миниханов Рәис Нургали улы, “Саба дулкыннары” телерадиокампаниясе оештырды.

Районыбыз китапханәләрендә эшләүче “Ак калфак” бүлекчәләре бәйрәмгә кабактан төрле милли ризыклар пешереп алып килделәр. Бәйрәмгә килүчеләрне ниләр белән генә сыйламады алар. Кабак бәлеше, кабак бөккәне, кабак пәрәмәче, кабак коймагы, түгәрәк кабак эчендә пешкән ботка дисеңме, хәтта кабак компотыннан да авыз итәргә була иде Сабада.

Быел әлеге традицион чараның юбилее да әле, “Кабак бәйге”се Байлар Сабасында 10нчы тапкыр үткәрелде.

Саба районы “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*