tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида – Милли кинофестиваль
Ульяновскида – Милли кинофестиваль

Ульяновскида – Милли кинофестиваль

Россиядә кино көне кысаларында Ульяновскида милли кинематография Фестивале ачылды. Аның программасында рус, татар, чуваш, мордва, әзербәйҗан, әрмән һәм башка халыклар телендәге дистәләгән нәфис фильм бар. Ульяновскида беренче тапкыр уздырылучы әлеге кинофестиваль Казан режиссеры Илсөяр Дамаскинның “Кире” исемле картинасы белән ачылды.

Ульяновскиның элек-электән мондый кинофестивльләр уздыру тәҗрибәсе зур. Совет хакимитяте елларында ук биредә бөек якташлары Владимир Ульянов Ленинга багышланган документаль фильмнар фестиваль-конкурсы уза торган була. Бәхеткә каршы, шул кинотасмалар безгә бүгенге көнгә кадәр шул чорларның матур мизегелләрен саклап калганнар.

Егерме беренче гасыр башында биредә СССРның халык артисты, танылган телевидение алып баручысы Валентина Леонтьева исеме белән Халыкара кинофестиваль үткәрелә башлый.

Ә бу чара – милли кинолар фестивале тәүге тапкыр гына уза. Фестиваль Казан кинематографлары төшергән тулыметражлы “Кире” нәфис фильмы белән ачылды

Картина бүгенге көннең иң зур проблемасы- татар телен саклау мәсьәләсен дә күтәрә. Гомумән әйткәндә, татар телен генә дә түгел, бу башка милләтләрнең дә уртак борчуы.

Владимир Софонов, Ульяновск өлкәсе мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе:

– Күренеп тора, сез туган тел өчен борчыласыз, кайгырасыз. Минем уйлавымча, сезнең яшегезгә карап татар теленең әле 70-100 елдан соң да саклануына минем шигем юк.

Евгенья Сидорова, Ульяновск өлкәсенең сәнгать һәм мәдәни сәясәт министры:

– Әлеге фильм бик кызыклы. Ул туган телне саклау, аны гаиләдә куллануда кешеләр белән аралашуда шактый гына уйланырга да мәҗбүр итә.

Шәһәрдә карантин режимы булу сәбәпле, тамаша залында буш урыннар да байтак. Шулай да анда чын кино сөючеләр утыра иде. Әле кино тәмамлангач та, алар ярты сәгатьтән артык фильмны эшләүчеләргә сорауларын, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

“Кире” фильмындагы рольләрне Казанның татар театрлары артистлары уйный. Башлыча татарча барган картинаның субтитрлар белән рус теленә тәрҗемә ителүе дә отышлы.

Әхмәт Мөдәрисов, тамашачы:

– Кем әйтмешли, мин рус телле татар кешесе. Менә бу фильмның татар теленнән рус теленә субтитрлар белән тәрҗемә ителүе минем кебекләр өчен бик уңышлы дип саныйм. Аны караганда байтак сүзләрне өйрәнәсең, бик күпләренең тәрҗемәсен беләсең.

Шунысы да игътибарга лаек, татар телен саклау, аның тормышта кулланылышы проблемасын рус милләтенгән булган яшь иҗат төркеме күтәреп чыга.

Никита Оленин, “Кире” нәфис фильмының продюссеры:

– Без бу картина өстендә бер ел ярым эшләдек. Аны монтажлау вакыты озккарак сузылды.

Өч көн дәвам итәчәк кинофестиваль картиналары Ульяновск шәһәрендә генә түгел, ә татарлар яши торган районнанрда да күрсәтеләчәк.

 Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*