tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар зыялылары Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты
Татар зыялылары Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты

Татар зыялылары Гомәр Саттаровны соңгы юлга озатты

Татарның соңгы чичәне китте дип бәяләде татар зыялылары Гомәр Саттаровның вафатын. Татар күренекле татар галимен җәмәгатьчелеген соңгы юлга озатты.

«Гомәр Фәизовичның гомере безнең университет белән бәйле булды. Безгә васыятен дә әйтеп калдырды кебек. Киләчәктә дә татар теле фәнен үстерү өлкәсенә яшьләрне тартсагыз иде, Университетта киләчәктә дә диссертация советы эшләвен тәэмин итә алсагыз дигән иде. Ул башлаган эш бүген дәвам итә, яшьләрне тәрбиялибез», — диде озату мәрасимендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев галимнең фикердәше булган. «Галимнең иң зур бәхете фәндә сүзеңне әйтә белү һәм халыкка җиткерү, шәкертләр тәрбияләү. Бу яктан караган Гомәр Саттаров бәхетле кеше булды. Ул зур тел белгече, аның китаплары халыкка барып җитте. Аның дистәләгән шәкерте бар», — диде ул.

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе профессоры Васил Гарифуллин хушлашу сүзендә Гомәр Саттаровның исемен мәңгеләштерү турында уйларга кирәклеген искәртте.

Гомәр Саттаровның соңгы көннәре авыр хәлдә хастаханәдә узган. Соңгы юлга озатырга якыннары һәм күп санлы шәкертләре хастаханә янына җыелган иде.

Гомәр Саттаров үз васыяте буенча туган авылында — Мулла илендә җирләнә. Аны озату мәрасименең бер өлеше тыйнак кына Казанда үткәрелеп, галимнең җәсәден авылына алып киттеләр. Кызы Ләлә ханым әйтүенчә, галимнең хатыны Әлфия ханымның да кабере шунда — Мулла иле авылында.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*