tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида «Сабантуйдан Сөмбеләгә кадәр» дигән проект тормышка ашырылачак
Ульяновскида «Сабантуйдан Сөмбеләгә кадәр» дигән проект тормышка ашырылачак

Ульяновскида «Сабантуйдан Сөмбеләгә кадәр» дигән проект тормышка ашырылачак

Ульяновскида татар халкының борыңгы “Сөмбелә” бәйрәменең виртуаль вариантын видеофильм итеп эшләячәкләр. Әлеге проект «Сабантуйдан Сөмбеләгә кадәр» дип аталачак.

Сөмбелә татарның көз көне уздырыла торган борынгы уңыш бәйрәме. Өлкәнең Татар мәдәният үзәге аны ел саен үткәреп килә. Анда өлкәннәр белән бергә бик күп балалар да катнаша. Аны уздыруның төп максаты да – сабыйларга әби-бабаларыбыздан калган, соңгы елларда онытыла башлаган йоланы яшь буынга күрсәтү.

Бу атнада төбәкнең «Ак калфак» оешмасы кызлары сөлге, кулъяулык чигү серләре белән уртаклашты. Алдагы атнада көзге уңыштан кышка кайнатма, соклар әзерләү, яшелчәләрне консервлау белән дә таныштырачаклар. Әлеге остаханәләр җирле артистларның музыкаль чыгышлары белән дә аралашып барачак. Кыскасы, бу виртуаль бәйрәмдә татарларның Сабантуйдан алып Сөмбеләгә кадәр башкарылган эшләре, уздырган йола-бәйрәмнәре турында сүз барачак.

Әлеге виртуаль бәйрәм 5 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы сайтына, ютубка һәм башка социаль челтәрләргә куелачак. Өлкәнең татар автономиясе соравы буенча бу бәйрәмне уздыруның барлык чыгымнарын да Өлкә губернаторы һәм шәһәр мэриясе үз өстенә алды.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*