tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида укытучылар съезды узды.
Ульяновскида укытучылар съезды узды.

Ульяновскида укытучылар съезды узды.

Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы II съезды тәмамланды. Ул Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе инициативасы белән оештырылды.

Аның кысаларында ике төбәкнең мәгариф һәм фән министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы Килешүгә кул куелды. Бу мөһим чарада Ульяновск өлкәсе Губернаторы – Ульяновск өлкәсенең Хөкүмәт рәисе Сергей Морозов, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары – Татарстан Энгель Фәттахов, Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министры Екатерина Уба, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Россия дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Алар залга җыелган укытучыларны сәламләп изге, кирәкле эшләрендә уңышлар теләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров залга җыелган укытучыларга мөрәҗәгать итеп: “Халкыбызның илебездә һәм гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, татар теле һәм әдәбияты укытучылар, кертәсез. Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез, укытучылар һәм татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар, сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән хезмәткәрләре белән бергәләшеп, милли чараларда, иҗтимагый эшләрдә әйдәп барасыз. Бөтендөнья татар конгрессының һәм башка гомумтатар оешмаларының эшчәнлегенә туган тел, әдәбият, мәдәният белгечләре җан өреп, акыл өләшеп тора.Яшь буынны тәрбияләүгә зур хезмәт куюыгыз, кардәшләребезгә һәм төрле милләт вәкилләренә туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләвегез, республикабызның йөзен билгеләүче барлык изге гамәлләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә! Милләтебезнең рухи байлыкларын, гореф-гадәтләрен, гасырлар буе сакланып калган газиз ана телебезне яшь буынга амәнәт итеп тапшыру – иң изге уртак бурычыбыз”, диде ул. Ульяновск шәһәрендәгеге күптән түгел 91нче татар мәктәбе ябылган иде. Бу күпләрне борчый. “Бу мәктәпне яңадан торгызырга кирәк, Ульяновски татарларының моңа егәрлеге җитәрлек”, диде Ринат Закиров.

Өлкәнең Майна районы Опалиха тулы булмаган мәктәбендә 9 елдан артык татар теле укытучысы Әнисә Таҗетдинова да соңгы еллларда үз мәктәпләрендә ана теле дәресләренең саны кимүе хакында борчылып сөйли.

Бу хакта авыл-районнарыннан килеп съездда чыгыш ясаган укытучылар да борчылып сөйләделәр. Тантана башланыр алдыннан ирешелгән уңышлар турындагы фильм күрсәтелсә дә, съезд барышында өлкәнең татар мәгарифе алдында проблемаларның да җитәрлек булуы ачыкланды. Дөресрәге, ул хакта, милли мәсьәләләрне тирәннән белүче өлкәнең губернаторы Сергей Морозов шәхсән үзе үк ассызыклап узды. “Ульяновск өлкәсенең байтак кына мәктәпләрендә ана теле укытуның яхшы системасы булдырылмаган. Кайбер мәктәпләрдә бу фәннең мөһимлеген аңламыйча, аңа бөтенләй игътибар бирмиләр. Кызганычка каршы, быел педагогика университетында татар һәм чуваш телләре бүлегенә абитуриентлар кабул ителмәде һәм ул тулысы белән ябылды. Бу безнең барыбызны да уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш”, диде ул.

Өлкәнең татар теле укытучылары съезды кысаларында ике төбәкнең фән һәм мәгариф министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кулкуелу да, бүгенге җыенның иң мөһим һәм тарихи мизгеле иде. Чөнки сембер татарлары өчен анда язылган гомуми сүзләрдән бигрәк, 7 матдәсендәге “Ульяновск өлкә хөкүмәте татар теле укыту өчен шартлар тудырачак” дигән җөмләсе килешүнең төп мәгънәсен ачып сала да инде. Шунысын да әйтергә кирәк, бу Татарстан мәгариф министрлыгының төбәкләр белән имзаланган 25 нче килешүе булды.

Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы 111мең укучының 14 меңе татар баласы. Бүгенге көндә шуларның 52%ы дәрес, түгәрәк һәм факультатив кысаларында ана теле нигезләрен, милләтебезнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнәләр. Кызганыч, җиде меңгә якын татар баласы үз телен өйрәнүдән әле һаман да читтә кала бирә. Бу уңайдан Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономия вәкилләре, федераль һәм өлкә законнары кысаларында һәр баланың да татар телен өйрәнү буенча хокукларын яклауда системалы эш алып бара. Дөрес, ул аларга җиңел бирелми- кайдадыр мәктәп директорлары, укытучылар коллективы аңлап бетерми, ә иң авыры – ата-аналарның бу эшкә битараф булуы.

Укытучыларның бүгенге зур җыенында укыту эшчәнлегендә уңышларга ирешкән мөгаллимәләргә Татарстанның дәүләт бүләкләре дә тапшырылды. Николаевка районы Зур Чирекле авылы мәктәбендә кырык елдан артык татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәсиха Яһудинага “Татарстанның атказанган укытучысы” бирелде. Ул бу лаеклы бүләкне Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары – Татарстан Энгель Фәттахов кулыннан алды. Узган ел аңа “Ульяновк өлкәсенең атказанган мәгариф хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелгән иде. Шулай ук берничә укытучына Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хаты” да тапшырылды.

Съезд өлкә мәктәпләрендә ана телен укыту өчен мөмкинлекләр тудыру, педагогика унивеситетында милли бүлекне яңадан ачу кебек мөһим мәсьәләләрен үз эченә алган резолюция кабул итте. Әлбәттә инде зур җыен “Туган тел” җыры йомгаклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*