Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бүген – Татарстан Конституциясе көне
Бүген – Татарстан Конституциясе көне

Бүген – Татарстан Конституциясе көне

Бүген – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын – яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.

1992 ел Республикабыз һәм татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар  белән тарихкка кергән.  21 мартта Татарстан халкы республиканың мөстәкыйль статусын хуплар Референдумда тавыш бирде.  19 нчы июнендә бернче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче җыены ачылды һәм инде менә 20 елдан артык нәтиҗәле эшләп килә. Тел, халык, милләт тормышы белән бәйле проектлар тормышка ашырыла, яңалары барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.

Барыгызны да бәйрәм белән!

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*