tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскилыларны татар халкының милли бәйрәменә — Сабан туена чакыралар
Ульяновскилыларны татар халкының милли бәйрәменә — Сабан туена чакыралар

Ульяновскилыларны татар халкының милли бәйрәменә — Сабан туена чакыралар

Бәйрәм 15 июнь көнне “Җиңү” паркы hәм шәhәр ипподромы территориясендә узачак.
Сабантуй бәйрәме кунакларын Ульяновск өлкәсе hәм Татарстан Республикасы үзешчән сәнгать осталары концерты көтә. Буа районы делегациясе быел да бай эчтәлекле мәдәни hәм спорт программасы белән килергә җыена. Мәйданда төрледән-төрле кызыклы hәм мавыктыргыч конкурслар, милли уеннар hәм бәйгеләр оештырылачак.

Шулай ук татарча көрәш мәйданы бил алышырга теләүчеләрне үзенә чакыра. Милли бәйрәмдә сувенирлар hәм халык hөнәрчелеге әйбeрләрен сатып алырга мөмкин булыр. Парк hәм ипподромның төрле почмакларында “Балалар мәйданы”, “Уйнагыз, гармуннар!”, “Милли уеннар” мәйданчыклары эшләячәк. Хезмәт hәм җыр тантанасында Губернатор Сергей Морозовның да катнашуы көтелә.

Традициягә кергән милли бәйрәмнең программасы быел Ульяновск өлкәсендә игълан ителгән Милли бердәмлек елына hәм Россиядә Театр елына багышлана.

Сабантуй бәйрәме шулай ук күпчелек авыл районнарында, Димитровградта, Ульяновскиның Засвияжье, Заволжье hәм Тимерьюл районнарында үтәчәк. Моннан тыш, Иске Кулаткыда “Гөлчәчәк” балалар бакчасы территориясендә Балалар Сабан туе оештыралар.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*