tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Умырзая”лар бәйрәм итә
“Умырзая”лар бәйрәм итә

“Умырзая”лар бәйрәм итә

Бу көннәрдә Ялутор районы, Кактамак авылы клубында “Умырзая” җыр ансамбле үзенең 5 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Аларны котларга Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре, Иске Кавдык авылы клубыннан “Марина” (җитәкчесе М.Корманова) балалар бию ансамбле килделәр.

Бәйрәм чарасын ансамбль җитәкчесе Ильмира Закирҗан кызы Гарипова ансамбльнең оештырылу тарихын, иҗат юлын сөйләп, казанышларын барлап китте. Ул бүгенге көндә ансамбльдә 6 хатын-кыз җырлавын әйтеп, хуҗалыктагы эшләрен ташлап концерт белән чыгып киткән хатыннарына ирләренең түземле булулары өчен, аларга рәхмәтен белдерде.

Юбилярларны котлап Ильяс Бакиев матур теләкләр теләде, аларга Аслана күчмә мәдәният комплексы исеменнән Рәхмәт хаты һәм планшет бүләк итте. Шулай ук, ул умырзаялыларның 5 ел эчендә үзләрен тирә-юньгә танытып, бик күп уңышлар яулаганнарын искәртте.

Иске Кавдык авылы клубыннан килгән “Марина” (җитәкчесе М.Корманова) балалар бию ансамбле матур, заманча биюләр башкардылар. Чара оешкан рәвештә, бик күңелле узды. Тамашачылар ансамбльгә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА, «Яңарыш”газетасы, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*