enrutat
Баш бит / Уннан бер өлеше сабырлык, калганы…
Уннан бер өлеше сабырлык, калганы…

Уннан бер өлеше сабырлык, калганы…

Каллиграфия — хөснел хат төрле чорларны, милләтләрне, буыннарны бер-берсенә бәйләгән гаҗәп бер сәнгать төре. Татарстанда без аны иң беренче чиратта гадәти татар шамаилләре аша  күз алдына китерәбез. Күзгә еш чалынмаган башка үрнәкләре — кул белән күчерелгән, бизәлгән дини китаплар зур мирас буларак китапханәләрдә, музейларда саклана. Аларны күргәннәр бүгенге заман типография машиналары ярдәмендә бастырылган китаплардан ким язылмаганын күреп шакката. Төркиядә исә гарәп каллиграфиясенең күп төрле стильләренә таянып башкарылган язулар бигрәк тә тарихи мәчетләрдә, төрбәләрдә еш очрый. Һәм алар арасында татар хаттатлары эшләрен очратырга мөмкин. Татарстан һәм Төркия арасындагы мәдәни багланышлар хаттат сәнгате аша хәзер дә дәвам итә.

Бурсаның татар хаттатлары

Төркиянең Бурса шәһәрендә яшәүче татар хаттат Саимә ханым Өнҗел белән тәүге тапкыр элемтәгә керүем “Казан әүлиясе” хикәясен язганда булды. Чөнки ул әлеге хикәя герое — Истанбул әүлияләре энциклопедиясенә кергән дин әһеле Абдулгазиз Беккине әл-Казани (1895-1952) кебек үк Солтановлар нәселеннән. Быел яз көне исә әлегә кадәр телефоннан гына аралашкан хаттат апаның үзе янына Бурсага бардык. Һәм шушы Госманлы империясенең беренче башкаласы булган борынгы һәм зур тарихлы шәһәрнең татар хаттатлары дөньясын ачып кайттык.

Саимә ханым бертуган апасы Фәрхундә белән бергә шәһәр үзәгендә тарихи урын – Тозхан базарындагы әтиләреннән калган ательеда хаттатлыкны дәвам итә. Бу урынны ателье дию һич дөрес тә түгел кебек. Чөнки ул диварлары гарәп каллиграфиясе үрнәкләре белән тулган, шул ук вакытта хуҗалары күңелендә татар рухы яшәгәнне искәртеп торган бер серле мәгарәне хәтерләтә. Саимә апаның эш өстәлендәге компьютердан татарча көйләр ишетелеп тора, кул сузымы гына ераклыкта диварга Тукай шигыре эленгән, өстәлендә Татарстан байрагы тора. Телефоны татар көе белән шылтырый…

Чит илдә туып-үскән ханымның шулай үз милләтенә карата мәхәббәте каян килгән, ничек сакланган соң? Гади генә аңлатып бирде:

— Монда бер татар абзые бик нык өзгәләнә иде. “Балаларыма  татарлыкны бирә алмадым. Сез ни гүзәл татарлыкны сөясез”, — ди. Мин аңардан сорадым: “Абый, синең хатының кемнәрдән?”. “Арнаут”, — диде. Шуннан мин аңа әйттем: “Абый, ташла өзелүеңне. Чөнки балаларны әнкәсе җитештерә бит. Сез өйдә татарлар турында ачык сөйләдегезме? Юк. Алайса бигрәк тә өзелмә”, — дидем. Аллага мең шөкер, без яттык-калыктык, һәп татар дип сөйләделәр… Бездә бабамнар хатирәсе – Коръән саклана. Ул әти ягыннан әбиемнең әнисенең Коръәне. Әбием Казанда туган, аны Төркиягә әтисе 3 яшьлек вакытта алып килгән. Алар 1870-95 елларда килгәннәр, әбием шул арада туган. Әбием аңлата иде, Казанда вакытта рус гаскариләре килде, дип. Өйдәге люстраларны ваталар икән, шунда әбием бик үртәлгән. “Алыгыз үзегезгә, өегезгә элегез. Ватмагыз, кырмагыз…” – дигән. Шунда аңа: “Йөрәгең янамы, татар хатыны?!” – дигәннәр. Тагын да ватып-җимергәннәр. Төркиягә килгәннәр кемлекләрен яшергәннәр. Кыенлыклардан качтык дигәннәр, сөйләргә курыкканнар. Безгә алардан татарча 20-25 кәлимә генә калган. Мин татарча сөйләшер, укыр өчен үзлегемнән кирилл хәрефләрен өйрәндем. Бик кыен килде. Хәзер әдәби телдә сөйләшергә өйрәнәбез…

Аның бу омтылышын без дә сиздек, үзе хакында, хаттатлык серләре турында сорауларга татарча җавап бирергә тырышты. Шуны да өстисе килә, Саимә ханым сөлс стилендә яза. Сөлс каллиграфия сәнгатенең иң катлаулы һәм камил юнәлеше саклана. Классик алты төр язу бар, шуның иң әһәмиятлесе буларак сөлс танылган. Хәтта заманында бу стильдә камил яза алмаган кеше, чын хаттат дип саналмаган.

Уннан бер өлеше — сабырлык

Саимә ханымның ательесы диварларын тутырган язулар тәэсир иттеме, минем дә бик тиз генә каллиграф һөнәрен үзләштерәсем килеп китте. Хаттатка ияреп өстәлдә яткан бер каләмгә үрелгән идем, ике каләм белән һәм озынын өске куеп язарга кушты. Башта әле шул ике каләмне берьюлы тотарга өйрәнәсе икән. Бары тик бер хәреф язарга тырышып шактый мәшәләндем. Аннары сораулар бирү күпкә җиңелрәк  дип,  каләмнәрне куйдым һәм сорауларны тездем.

— Саимә апа, хаттатлык нинди һөнәр ул?

— Хат болай гына язылмый, һәр хәреф нокталардан тора. Ул нокталар саны, хисабы белән языла торган сәнгать. Менә бу урында биш нокта, шуларның арасы ярым нокта… Шул югары киткән урыны бер ярым нокта… Ничек телисең — шулай язалмыйсың. Бу матур язу ысулы — каллиграфия генә түгел. Язар өчен үзенең аерым мәрмәр кәгазе бар, анда хата җибәрсәң, сөртеп бетерә алмассың. Яңа кәгазьгә яңадан язарга туры киләчәк. Су түгелсә берни булмый. Караны исә мин үзем ясыйм.

— Сез ничә яшьтән яза башладыгыз? Өйрәнергә күпме вакыт җитә дип уйлыйсыз?

— Матур итеп язар өчен, бөтен вакытыңны шуңа сарыф иткәндә, сигез елдан 11 елга кадәр вакыт кирәк. Мин башлангыч сыйныфта укыган вакыттан башлап төрекчә язарга да, каллиграфиягә дә өйрәндем. 20 ел өйрәнгәннән соң әтием сатуга куйды, эшемне кешеләргә күрсәтте.

— Хаттат булыр өчен нинди сыйфатлар кирәк?

— Хаттатлыкның 10 өлештән тугызы – рәссамлык. Чөнки хаттатлык өчен кулың белән матур язу, сызу әһәмиятле. Калган бер өлеше – сабырлык. Әйтик, берничә сүз язарга кирәк, ялгыш бер җиренә зыян килде. Мин ул язуны кешегә бирмим. Тагын язам, тагын язам… Камил, дөрес булганчыга кадәр.

— Әле ул язулар кабатланмаска тиештер?

— Әйе, һәр кешегә үзенә бер төрле язу языла. Тиз генә язылмый, язганымны өч айдан соң гына бирәм. Интернеттагы кебек түгел, бөтенләй булмаганны язып бирегез диләр. Мәсәлән, бер егет килде. Сөйгәненең исемен яздырырга тели. Шул ук язуда “вау” (ﻭ) булсын ди. Әмма ул “вау” булып та күренмәсен ди. Менә шундый эш ул каллиграфия. Мин үзем язам, үзем сатам да. Гыйлемсез дин — аксак, динсез гыйлем – сукыр…

Саимә ханым әтисе һөнәрен дәвам итүчеләрдән. Башка хаттатлардан үрнәк аласызмы, дип кызыксынгач та иң беренче урынга әтисен куйды һәм аның нәсихәтләрен искә төшерде:

— Үрнәк өчен әтием бар. Ул миңа бу һөнәрне биргән кеше. Кайбер вакыт башкалар язганны китерәләр. Саимә, кара, ничек язганнар диләр. Мин, торсын, торсын дип, читкә алып куям… Без өйдә татарлардан булуыбызны белеп, ишетеп, әтиебез нәсихәтләре белән тәрбияләнеп үстек. Әтием әйтә иде: “Гыйлемсез дин — аксак, динсез гыйлем – сукыр булыр”, — дип. Асылда бит, бөтен дөнья күләмендә карасак, бары тик безнең болгар бабаларыбыз каләм белән, ягъни гыйлем белән исламга килгән. Һәм гыйлем белән исламга чакырганнар да.

Бурса шәһәре энциклопедиясенә мәшхүр хаттат-рәссам әтисе исән чакта түбәндәгеләр язылган: “Мәхмәт Харис Өнҗел – хат сәнгатьчесе. Бурсада хат сәнгатенең соңгы вәкилләреннән булган 75 яшендәге Мәхмәт Харис Өнҗел Тозхандагы буяу исе килеп торган ательесында камышы һәм  фырчасы (мисвәге, щетка) илә, юкка чыгуга йөз тоткан традицион сәнгатебез — хат сәнгатен яшәтер өчен бар көчен куеп эшли. Олы яшькә җитүенә карамастан, Бурсада хат сәнгатен яшәтергә тырышучы 75 яшьлек Харис Өнҗел 55 елын шушы өлкәгә багышлаган. Харис оста Бурса малайлар лицеенда укыганнан соң заманының күренекле хаттаты Хәмди әфәнде янына өйрәнчек булып килә. Аның зур сабырлык һәм теләк таләп иткән каллиграфия белән кызыксынуы шулай башлана һәм еллар узгач яраткан шөгыленә әйләнә. Шул еллардан башлап фырча һәм каләмләреннән һич аерылмаган. Мәхмәт Харис сакларга омтылган һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр кулыннан төшермәскә тырышкан сәнгатьнең беренчел кыйммәтләре юкка чыгуыннан курка”.

Мәхмәт Харис Өнҗел мәрхүм булганчыга кадәр яраткан һөнәреннән аерылмаган һәм бар гыйлемен, осталыгын кызына тапшырган. Төркиядә чыгучы газетларда оста хакында дөнья күргән язмалар да моны раслап тора. 2000 елда оста мәрхүм булгач Бурса газетлары “Сәнгатебез хуҗасыз калды” дип язып чыкканнар.

Яшь татар хаттатлары

Истанбулда хөснел хатны дәвам итүче татар яшьләребез бар. Шуларның икесе бүгенге көндә Төркиядә гыйлем ала. Мин алардан да хаттатлык турындагы уй-фикерләре белән кызыксындым, үзләре хакында сөйләүне үтендем.

Гөлназ Исмәгыйлова Истанбулның Мәрмәрә университеты, Ислам сәнгатьләре тарихы факультетында,  магистратурада укый.

— Каллиграфия, хөсни хат – сәнгать төрләренең иң гүзәле, иң мәгънәлесе. Гарәбчә язу татар халкы өчен бик кадерле, чөнки мең еллар дәвамында шушы имлә белән хат алышкан, шушы имләдә әдәби әсәрләр иҗат иткән, китаплар язган. Бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән сирәк очрый торган китапларга, архитектура әсәрләренә әле дә сокланабыз.

Хәзер бу сәнгать төре бик киң таралган, кешеләр аңа тартыла. Дөресен генә әйткәндә, аның белән мавыгып китәрмен дип уйламаган идем. Мәктәп елларымда җырладым, музыка коралларында уйнадым. Югары сыйныфларда укыганда Илдар Хановның Галәм әхрамында сәнгать белгече Рауза Солтанова Чаллы рәссамнары Мәдияр абый Хаҗиев белән Хәмзә абый Шәриповның күгәзмәсен оештырды. Шунда ук Мәдияр абый пыялада татар шамаиле техникасын күрсәтте. Кайда гына булсам да миндә нидер кызыксыну уята икән, аны өйрәнергә тырышам. Каллиграфия белән дә, тәзхиб белән дә шулай булды. Әле дә хәтерлим, мәктәптә укыган чакта Кремльның “Хәзинә” милли сәнгать галереясында хат-тәзхиб күргәзмәсе ачылган иде. Шунда бер төрек остасының каллиграфия эшенә шаккаттым. Мәктәптән соң Төркиягә университетка укырга кердем, укуыбыз гарәпчә һәм төрекчә иде. Төркия — хат сәнгате үзәкләренең берсе булып тора. Монда әлеге сәнгатьне өйрәнү өчен күп төрле курслар оештырылган. Уку вакытында күргәзмәләргә йөри башладым, осталар белән таныштым.

Шуларның берсе — Төркиядә яшәүче татар хаттатларыннан Сәид Әбүзәров. Аның белән без Истанбулда Айя Софьяда үзган хат-тезхиб күргәзмәсендә танышкан идек. Ул 2001 елда Башкорстаннан Истанбулга укырга килгәннән бирле әлеге сәнгать төре белән шөгыльләнә. Заманында Мумтаз Дурду, Хәсән Чәләбидән дәресләр алган. Сәид әфәнде бик махир хаттат.

Остазларым дигәндә мин, әлбәттә, беренче итеп халык рәссамы Владимир Поповның исемен атыйм. Тәзхиб сәнгатен чын мәгънәсендә яраттырган Мөкатдәс Орхан, Асия Кафалыәр, миңа һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итүче Фатих Өзкафа, Угур Наир, Рашит Баттка бик рәхмәтлемен.

Әлбәттә, укытучылар һәм бу фәнне бөтен җаны-тәне белән өйрәнергә теләүче укучылар кирәк. Татарстанда сәнгатьнең  әлеге төренә игътибар зур дип әйтер идем. Санкт-Петербургта, Әлмәттә, бер атна дәвамында Идел буйлап «Татар яшьләре көннәрендә», Ташкентта узган «Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы мәдәният көннәре» кысаларында эшләремне тәкъдим итү, милләттәшләребезгә каллиграфия буенча осталык дәресләре бирү, әлеге сәнгатьне башкаларга җиткерү үзе бер бәхет.

Айзат Минһаҗов, Истанбул шәһәренең Мимар Синан Гүзәл Сәнгатьләр Университетында Сәнгать тарихы бүлемендә 3нче ел белем ала.

— Бу факультетны сайлавымның сәбәбе  — гарәп каллиграфиясен һәм татар-төрки сәнгатенең тарихын өйрәнү һәм киләчәктә аны дөньяга таныту теләге.

Шәхсән минем өчен хаттатлык ул чиксез бер сәнгать һәм гыйлем берләшүе. Бер яктан, бик нык регламентланган гыйлем. Һәр хәрефнең үз формасы, язылу шартлары, озынлыгы, һәм композиция кагыйдәләре бар. Икенче яктан, ул хаттатка иреклек бирә торган сәнгать тә. Төгәл кагыйдәләрне саклауга карамастан, без хәрефләрне кыскарта-озынайта, әз-мәз формаларын үзгәртә, теләгәнчә композицияне төзи, төрле төс, текстура һәм материаллар белән эшли алабыз.

Шулай ук мин хаттатлык татар-төрки милләтләрнең үзаңын үстерүче, тарихыбыз белән бәйләүче фактор дип саныйм.

Минем гарәп каллиграфиясенә кереп китүем 11 яшьтә башланып китте. 5 сыйныфта безгә гарәп теле дәресләре керә башлады. Гарәп имләсе белән танышкач, аның нәфислегенә, зифалыгына һәм күркәмлегенә таң калдым. Һәм шул вакыттан бирле язу белән шөгыльләнәм.

Төркиядә хаттатлык дөнья күләмендә караганда иң югары дәрәҗәдә дип саныйм. «Коръән Мәккәдә иңде, Каһирәдә укылды, Истанбулда язылды һәм Казанда басылды» сүзе юкка гына чыкмаган. Госманлы дәүләте ислам сәнгатьләрендә һәм гыйлемнәрендә даими рәвештә иң көчле, алдан баручы ил булган. Бүгенге Төркиягә бик бай мирас калдырган.

Үз остазларым буларак беренчедән Левент әфәнде Карадуманны, аннан соң Фуат Башар, Туран Севгили, Мәхмәт Өзчәй һәм Солтан Габдельмәҗидне саныйм.

Һәр профессиональ сәнгать һәм фән үсеше өчен зур ярдәм кирәк. Беренчедән, бу ярдәм финанс ягыннан мөһим. Сәнгатьчеләрнең күп төрле чыгымнары бар. Материаллар, яңа әсәр иҗат итү, студия арендасы, күргәзмәләр оештыру, реклама, фәнни эш алып бару, эшләгән эшләреңне күрсәтү һәм популярлаштыру бик күп акча сорый. Ә бит әле гаиләңне, балаларыңны, үзеңне ашатасы, карыйсы, кыскасы, һәркем кебек тормыш алып барасы бар. Нигә, мәсәлән, Русия сәнгатендәге алтын гасырның бөтен сәнгатьчеләре диярлек дворяннардан булган?! Чөнки иң мөһим ихтыяҗлары гына каплангач кеше акыл эше белән шөгыльләнә, уйлана һәм эзләнә башлый. Аурупа сәнгатенә карасак та, сәнгатьчеләргә зур ярдәм күрсәтелгән һәм төрле химаячеләре булган.

Баеп киткән дәүләт, дәүләт әһелләре, сәүдәгәрләр сәнгатьчеләргә төрле әсәрләр өчен заказ биргәннәр, бер яктан, әсәрләргә ихтыяҗ тудырып, икенче яктан, сәнгатьченең башка чыгымнарын капларга тырышканнар.

Татарстанда хаттатлык өчен тиешле шартлар тудырылса, ягъни әсәрләргә ихтыяҗ, финанс һәм административ яктан ярдәм булса, хаттатлык сәнгате  кайтарыла, яңадан үсешкә ирешә ала дип ышанам.

…Әлеге язманы төгәлләгәндә күңелгә бер икеләнү хисе керде.  Саимә ханым әйткәнчә, хаттатлыкның бер өлеше сабырлык, калганы рәссамлыктан гына гыйбарәтме?! 55 ел дәвамында кулыннан каләмен төшермәгән, балаларына һөнәренең асыл кыйммәтләре белән бергә татарлык хисен җиткерә алган Харис останы, чит илдә туып-үссә дә үзен татар хаттат дип таныткан Саимә ханымны күзаллагач, Төркиядә гыйлем җыючы татар яшь каллиграфлары теләкләрен, фикерләрен ишеткәч, бу сәнгать өчен милли, нык рухлы ихлас күңел, Ватанны, тарихны сөйгән иманлы бер калеб, күп гасырлык язу дөньясына үз каләмең белән керерлек егәрлек, тырышлык кирәк дип өстисе килә. Әлббәттә, сабырлык һәм рәссамлык янына…

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*