enrutat
Баш бит / Ураганны урап-урап
Ураганны урап-урап

Ураганны урап-урап

Уфадан да, Казаннан да минем авыл бик ерак.

Ерак юлны якынайтам, кайтканда җырлар җырлап.

Ураганны урап-урап, Өтергән елга үтә.

Өтергәндә бер су керсәң, шифасы елга җитә.

Үтәй дә, диләр авылны, Үтәй карт хөрмәтенә,

Төгәл үтәгән ул эшен – көненә-сәгатенә.

Әхәт Нигъмәтуллин.

Үземнең язманы унҗиде монографик китап, ике йөздән артык менә дигән мәкаләләр авторы, фән докторы — Башкортостанның атказанган фән эшлеклесе, шул Ураган авылында туып-үскән Әхәт абый Нигъмәтуллин шигыре белән башладым.

Ураган (Үтәй, Утеево) авылы тарихы 18 гасырның икенче яртысына туры килә. Беренче булып Үтәй кеше килеп урнашкан бу урынга. Һәм шуның хөрмәтенә авылга аның исеме дә бирелгән. Авыл вакытында бик зур, өч мәчете булып, өч мәхәлләгә бүленгән булган. Якын тирәдәге авыллар анда базарга йөргән булганнар. 1913 елдагы исәпкә алуга караганда, анда хуҗалык саны да шактый гына булган. Халык иген үстереп, мал-туар тотып яшәгән. Янында балыклы Өтергән (Турганник) елгасы агып ята. Әле булса, бу елга балыклы. Күрше авыллардан да халык балык тотарга бу елгага йөри.

1921 елгы ачлыкта бик куп халык зыян күрә һәм халык саны да бик кими. Авыл үзе бер колхоз булып яши. Анда эре мөгезле мал асрыйлар, сөт, ит җитештерелә, тавык фермасы да була. Колхозлар берләшкәч, ул «Правда» колхозының бишенче бригадасы булып санала. Кызганычка каршы, дөнья буталып, тормышның асты өскә килүе, авыл халкының тез астына суга. Бик күпләр авылдан күчеп китеп, Себер һәм башка якларга таралалар. Авылда күптән мәктәп юк, ә кайчандыр урта, тулы булмаган урта мәктәпләр – барысы да ябылып бетте. Мин дә ул авылның мәктәбендә ике ел эшләдем, балалар саны да 1973 елларда 140 тан артык иде.

Авылдагы Фермер хуҗалык­лары да ябылып, таралып бетте. Шуңа да карамастан, әйтергә кирәк, халык бу авылда бердәм, киң күңелле, кунакчыл, туган җанлы. Алар шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашып яшиләр. Була кайбер авыллар – үзе зур, ә җаны бары сизелми, өйләр тора, алар арасында бернинди дә элемтә күренми. Һәркем үзе алдына, үз дөньясында тормыш итә, кешедә эше юк. Ә бу Ураган авылы халкында бердәмлек, алар бергәләп бер-берсенә ярдәм итеп яши, тормаган йортларның ишек алларын җыйналып җыештыралар, тәртипкә кертәләр. Хәзерге вакытта авылда 58 йорт, 103 кеше яши.

Клубы, медпункты, бәләкәй булса да, кибете бар. Авыл халкы төшенкелеккә бирелми. Авылның әйдәп баручысы, бик күп еллар староста булып эшләүче Барый кызы Рәкыя Фәйзуллина бу эшләрне оештыручы. Бер тиен эш хакы алмыйча, авыл өчен, халык өчен янып-көеп йөрүче кеше ул. Халык белән тыгыз элемтәдә булып, бөтен кешенең проблемалары өчен көеп, түрәләргә тынгы бирмичә, алга куйган мәсьәләләрне хәл итә ул. Аның тырышлыгы аркасында авыл урамының бер өлешенә таш түшәлде, авыл зираты тәртипкә китерелде, зират янындагы бушлыкны уратып, нарат агачлары утырттылар. Алар бергәләп, авылның медпунктын агартып-буяп, тартипкә керттеләр.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын да быел каршыладык. Әйе, сугыш тәмамлануга 75 ел вакыт үтеп тә китте. Ләкин, күпме генә вакытлар үтсә дә, сугыш яралары, сугыш хатирәләре һәркемнең, һәр гаиләнең күңелендә саклана. Һәм бу датаны мәңгеләштерү планы белән яшәгән Ураган халкы, сугышта катнашкан авылдашларының исемнәре уелып язылган матур монумент (һәйкәл) булдырдылар. Бу истәлекле һәйкәл авылның очында, авылга керү белән күзгә бәрелеп торган урында. Күзнең явын алырлык итеп, ике урам башланган урында эшләнгән. (Авылда барлыгы ике генә булган урамнарның исемнәре: Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил – ред.)

Һәйкәлне булдыру, уратуга 172 мең акча китә. Моңа авыл халкы, читтә яшәгәннәр дә, фермер хуҗалыклары да бик зур ярдәм кулы суза. Әйтеп үтәсе килә Оренбурда яшәүче Ибатуллина Мөхәррирә Гәрәй кызын, ул бу һәйкәлгә 10 мең акча җибәргән. Һәйкәлнең проектын бик уйлап, җиренә җиткереп үзе материалларын алырга йөрүче Хәмит улы Фәрит Әбдрәшитов һәм аның кулы астында эшләүче егетләр: Фатих Мөсәгыйтов, Шамил Адигамов, Камил Мөстәкыймов, Хәлил Әбдрәшитов, Сәйфулла Зәйнуллин һәм башкалар вакытларын җәлләми эшләделәр. Җәй буе чәчәкләр үстереп, һәйкәл тирәсен тәртиптә тотучылар: Рәкыя Фәйзуллина, Нәҗибә Шакаева, Мәүлия Мостакимова, Рәйхан Мохаматшина, Асия Абдрашитова. Матур, җиренә җиткереп эшләнгән һәйкәл  сентябрьдә генә тантаналы рәвештә ачылды, вакытында ачылмауның сәбәбе – илебездә барган авыру аркасында. Монумент тактасына 107 кеше теркәлгән. Бу изге урынга хәзер сукмак өзелмәс, дигән нәтиҗәдә Муса Җәлилнең «Бер үгет» шигыреннән өзек белән үземнең мәкаләмне тәмамлыйм.

 

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында.

Янып калсын гомрең маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Хөрмәтле милләттәшләр, сезгә барыгызга да исәнлек, тыныч картлык, кайгы-хәсрәтсез көннәр телим. Сезнең саваплы эшегез бервакытта да югалмас һәм онытылмас.

 

Сылу Әхкям кызы Кидрячева.

Красногвардейский районы,

Оренбур өлкәсе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*