tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Казанда «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза
Иртәгә Казанда «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза

Иртәгә Казанда «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза

Иртәгә, 1 октябрьдә, Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә «IX Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе уза. Җыенны ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оештыра. Укулар танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның бай рухи-дини һәм интеллектуаль мирасының асылына төшенү максатыннан үткәрелә.

Быел фәнни-гамәли конференция үз заманында Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган “Иман” нәшрияты оешуга 30 ел тулу уңаеннан уздырыла. Вәлиулла хәзрәт Якупов мөселманнарны берләштерүгә зур өлеш керткән күренекле мөселман дин әһеле, Россиянең танылган җәмәгать эшлеклесе булып тора.

«IX Якупов укулары»нда зыялылар, галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре, мәдрәсә җитәкчеләре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Вәлиулла хәзрәт Якуповның фикердәшләре һәм дусларының катнашуы көтелә.

Фәнни-гамәли конференциядә аерым блок булып мөселман белем бирү учреждениеләре вәкилләренең Вәлиулла хәзрәт Якуповның шәхесен тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе буларак ачкан һәм “Иман” нәшрияты турындагы чыгышлары яңгыраячак. Шулай ук Вәлиулла хәзрәт Якуповның дини уку йортларында уку-укыту программаларын төзүгә; сөнни дини тәгълиматны торгызуга керткән өлеше турында да чыгышлар көтелә.

Якупов укулары кысаларында шулай ук “Таян Аллага!” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә көтелә.

Чараны яктырту өчен ММЧ вәкилләре чакырыла. Аккредитация +7 904 768 75 84 телефоны буенча. Конференция сәгать 9.00-да башлана.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*