tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Урал сандугачы” бәйгесендә җиңүчеләрне “Татар моңы” конкурсына тәкъдим итәчәкләр
“Урал сандугачы” бәйгесендә җиңүчеләрне “Татар моңы” конкурсына тәкъдим итәчәкләр

“Урал сандугачы” бәйгесендә җиңүчеләрне “Татар моңы” конкурсына тәкъдим итәчәкләр

30-31 март көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә узачак “Урал сандугачы” конкурсында җиңүчеләрне “Татар моңы” телевизион бәйгесенә тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта “Урал татарлары” сайты яза.

Бәйгедә катнашырга теләүчеләр 27 мартка кадәр заявкаларын оештыручыларга юлларга тиеш. Катнашучыларга өч яшь категориясендә (15 яшькә кадәр, 15-36 яшьлекләр, 36 яшьтән өлкәнрәкләр) бәя биреләчәк.

“Урал сандугачы” исеменә лаек булу өчен жюри каршында өч төрле җыр башкару шарт. Болар: татар халык җыры, 1980-1990 елларда иҗат ителгән җыр һәм катнашучының үзе сайлаган композициясе. 15 яшькә кадәр булган ктанашучылар исә татар халык җырын һәм үзләре сайлаган җырны башкарырга тиеш.

Шунысы да мөһим: җырлар бары тик татар телендә яңгырарга һәм жанрлар ягыннан төрле булулары кирәк. Репертуарның катнашучы яшенә туры килүен дә исәпкә алачаклар.

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, Гран-при тапшырылачак. Шулай ук жюри әгъзалары алары дипломантларны төбәкара, илкүләм, халыкара конкурсларда катнашырга тәкъдим итә ала.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*