tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уральский мәчетендә гаеткә әзерләнәләр
Уральский мәчетендә гаеткә әзерләнәләр

Уральский мәчетендә гаеткә әзерләнәләр

Дөнья мөселманнары Корбан гаетен каршы ала. Быел ул 31 июльгә туры килә. Коронавирус аркасында Ураза гаетендә өйләрдә калырга туры килсә, Корбан бәйрәмендә инде мәчетләргә килергә була. Гает намазлары шәһәр мәчетләрендә ишек алдында укылачак, яңгыр яуган очракта — эчтә. Әлбәттә, тиешле ара калдырып.

Күптән түгел Сарапул районының Уральский бистәсендә булып, анда гомер кылучы милләттәшләребез белән аралаштык. Мәчет анда 2006 елда сафка басты. Аны салганда үз өлешләрен кертеп, хәзер дә булышып торучы иганәчеләр, оешмалар бар. Шуларның берсе — Сарапул районы депутаты, «Газ-сервис» оешмасы җитәкчесе, Шамил Акмалетдинов. Ул мәчет ишегалдына керүгә тирә-якка хуҗаларча күз ташлады. Кайда нинди төзекләндерү кирәклеген шунда ук күреп ала. Имам Әнфис ага да аннан ярдәм сорарга кыенсынып тормый, уртак тел табалар. «Әнфис агага Ходай сәламәтлек бирсен, һәр үтенеченә колак салырга тырышабыз. Хәзер менә мәчет бинасының нигезе тирәли бетон катламның(отмостканың) ярылган урыннарын сылап, кайбер урыннарны буярга кирәк. Безнең өчен ул – бер көнлек эш, Корбан гаетенә кадәр өлгерәбез», — диде Шамил Акмалетдинов.

Мул яңгырлардан сон үсеп киткән үләнне дә чабып алырга кирәк. Ир-ат кулы сорый торган эшләрне барлаган арада, капкадан хатын-кызлар килеп керде. Алар да олуг бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләреннән читтә калмыйлар. Ачылганнан алып, бистә мөселманнары ел саен мәчеттә Корбан ашы уздыралар. Моның өчен уңайлыклар һәм мөмкинлекләр бар. Уральскида 300ләп татар яши. Әнфис ага Салихов гаиләсе белән 1979 елда бирегә күчеп килә. Өлкән яшьтә булуына карамастан, мәчет салу эшендә әйдәп йөри. Мөселманнар җомга намазларына җыела, никах укытырга, балага исем куштырырга килүчеләр бар. Коронавирус вакытында гына йөри алмаганнар. «Ятим тотмадык мәчетебезне. Ике кеше килеп, дүрт рәкагать намаз укый идек», – диде Әнфис ага.

Октябрьдән апрельгә кадәр мәчеттә дин сабаклары укытыла. Дәресләргә ир-атлар да, хатын-кызлар да йөри. Быел гына иртәрәк тәмамларга туры килгән. «Өч ел укыйбыз. Рим хәзрәт башта хәрефләр танырга өйрәтте, аннан Коръән укырга. Кыен, әлбәттә, бик шома килеп чыкмый, тырышабыз. Шөкер, карантин бетте, хәзер җомга намазларына килергә була», – диде Әлфия Коженова.

Мәчет ишегалдында корбан чалу урыны да көйләнгән. Бистә халкына шулай уңайлы, малны бирегә алып килеп, тәртибен белүче кешегә тапшыра. Корбан итенең бер өлешен мәчеткә бирәләр, гает көнне үк табын корыла. Ишегалды киң — саклык чараларын үтәргә мөмкинлек бар. Корбан ашын быел да уздырырга исәпләре. Мәчет белән яшьтәш алмагачларның да беренче җимешләре өлгереп килә. «Илләр, еллар имин булсын, дини йолалар тәртибен яшьләр күңелләренә сеңдерсен, балалар өйрәнеп үссен», – дигән теләктә Әнфис ага.

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*