enrutat
Баш бит / «Урыным – җәннәттә, җаным – рәхәттә»
«Урыным – җәннәттә, җаным – рәхәттә»

«Урыным – җәннәттә, җаным – рәхәттә»

Һәр анага олыгайган көнендә ул-кызыннан кадер-хөрмәт күрергә насыйп
итсен. Бу балаларның алар алдындагы бурычы. Картаймыш көнендә әти-әнинең
балаларының кадер-хөрмәтендә, тәрбиясендә булу – аларның зур бәхете.

Яңа Смәил авылында гомер итүче, 90 яшен тутырган Кадрия апаны олы юбилее
белән авыл төбәге хакимияте башлыгы Рашит Камил улы Әхәтов котлап
бүләкләр алып килде. РФ Президенты В.В.Путинның Кадрия Борһан кызына
юллаган котлау хатын тапшырды.

Күргәнебезчә, Кадрия әбинең картлыгы бик бәхетле. “Урыным – җәннәттә,
җаным – рәхәттә. Аллаһыга шөкер” дип кенә тора ул. Әбекәйне кызы Әминә
апа һәм кияве Нургали абый карап-тәрбияләп торалар. Инде соңгы вакытта
көннәрен түшәгендә ятып уздырса да, күзләре күрмәсә дә, бер дә
зарланмый, “Аллаһыга шөкер итәргә кирәк” дип тагын кабатлый.
Аның кордыйларның яшьлекләре бик авыр заманга туры килгән шул. Авыр хезмәт, ачлык, ялангачлык – боларның берсе дә Кадрия апа Борһанованы читләтеп үтмәгән. Сугыш еллары хатирәләре гомергә онытылмаслык булып күңелендә уелып калган.
Борһан абзый белән Кечебибитаибә апаның тугыз баласының иң олысы булып
кызлары Кадрия туган. Гаиләдә иң олы бала әти-әнисенә беренче ярдәмче
булган. Сугыш вакытында яшүсмер кыз әтисе белән “конный двор”да атлар
караган. Атларны сугышка әзерләгәннәр.

Төннәрен дә кайтмыйча эшләгән вакытлары күп булган. Аякларына чабата кигән килеш, кышкы салкында да күмәк хуҗалыкның авыр хезмәтен башкарганнар. Кадрия апаның бертуган энесе Нариман абый сөйләгәннәрне әле дә искә төшереп алды кызы Әминә апа.

– Апа эштән кайтыр иде, чабатасы аягына ябышкан булыр иде. Салдырганчы
башта җебетеп эретер идек, дип сөйли иде. Тормышы бик авыр булган, бу
яшькә кадәрле яши алганына да шаккатырлык. Аллаһы Тәгалә авырлыклар
белән ныгыткандыр дибез. Безнең әле кечкенә вакыт, мәктәптә укый идек
инде. Ул вакытта үз малыңа печән әзерләргә җирләр юк. Ухалла арбасына
урак салып, әни белән печән җыярга без дә барабыз. Чалгы белән чабарга
ярамый, урак белән генә урып була торган җирләрдән, аннан-моннан урып,
арбаны тартып кайтабыз. Әле әни ураза да тота, ни хәлләр чыдаган?! Печән
җиткереп булмагач, малга дип кышка миллек тә әзерли идек. Әти гел колхоз
эшендә булды. Эшкә киткәнче, үзебезгә сәгать дүрттән торып печән чабар
иде. Әни көче беткәнче колхозда төрле эш башкарды. Аннан пенсиягә чыгар
алдыннан кибеттә җыештыручы булып эшләде.

Аллаһыга шөкер итүдән бер дә туктамый әбекәй, сүз белән генә түгел,
гамәле белән дә – биш вакыт намазын укып тора. “Намаз вакытларын сорап
кына тора, утырып укый алмагач, ятып булса да укый”, ди әнисенең
тәкъвалыгы турында Кадрия апа. Әнисе турында белгәннәрен күбрәк кызы Әминә апа сөйли. Әбекәй янында бераз сөйләшеп утырганнан соң: “Шофер булып эшләгәнеңне сөйләдеңме әле?” – дип сорап куйды кызыннан әбекәй. – Әни, анысы синең турда түгел, миңа гына кагыла бит, – дисә дә Әминә апа, ул да бит әнисе тәрбияләп
үстергән кыз. Шулай булгач, балалары турында да белү кызыклы.

Мәктәптә укыганда ук шофер булырга хыялланган кыз- ның теләге тормышка
аша. Вятка Аланы машина төзү заводында ике ел токарь булып эшләгәч,
шунда шоферлыкка уку җае чыга. Кулына машина йөртү хокукы алгач, авылга
кайтып “Кәлнә” ит совхозының ГАЗ – 51 машинасына утыра. 74нче ел була
бу. Ике ел Кәлнә спирт заводыннан Яңа Смәил ферма малларына барда ташый.
Эше күңеленә хуш килсә дә, күмәк хуҗалык- та эш хаклары кечкенә була.
“Монда 17 тәңкәгә эшләп йөрмәссең, әйдә киттек”, – дигәч, Үзбәкстаннан
кайткан туганына ияреп, чит җирләргә эшкә китә Әминә апа. Ул елларда
яшьләр арасында бу гадәти хәл. Эшче куллар күп кирәк булгач, килгән
яшьләрне монда эшкә көтеп торалар.

Алмалык шәһәрендә төсле металл комбинатының цинк заводына эшкә урнашып,
монда да бераз машина йөртә әле. Соңыннан шул ук заводта “аппаратчик”
булып күчә. Бу шәһәр янындагы карьер- лардан җир асты байлыгын
төрлесеннән чыгаралар: алтын, бакыр, индий, кремний да, күкерт
кислотасы да.

Тормыш иптәше Нургали абый белән дә шушы шәһәрдә танышып, тормыш корып
җибәрәләр. Чират торып, фатир алалар. Нургали абыйның әтисе вафат
булгач, әниләре янына күчеп, үз өйләре белән торалар. Урман үсмәгән
җирдә, йортларны саман кирпечтән салганнар (кызыл балчыкны салам белән
катыштарап суккан кирпеч). –Кыш көнендә өй эчендә җылы тота, җәй көне
эссе кертми. Биш катлы йорттагы фатирда бик эссе булыр иде, – ди бу
кирпечнең үзенчәлеге турында Әминә апа. – Әле дә авылда яшәгән халык
йортларны шундый кирпеч белән сала. Нургали абыйның гомерлек һөнәре –
эретеп ябыштыручы. Төсле металлар заводында эшләү сәламәтлеккә зарар да
китерә, шуңа да лаеклы ялга да алданрак чыгаралар. Икесе дә хезмәт ветераны. 30 ел Үзбәкстанда яшәп, тугыз ел элек Әминә апаның туган авылына ялгыз яшәгән әниләрен
карарга кайталар. Аларга кадәр Үзбәкстанда туган кызлары Илмира белән
Лилия әби-бабайлар җиренә кайтып, тормыш корган булалар инде.

Кадрия апа белән Рәхимулла абзый алты бала үстергәннәр. 82 яшендә юл
һәлакәтенә очраган иренең һәлак булуын да, яшь кенә килеш ике улының
үлемен дә кичерә әбекәй. Бүген аның 14 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Тормыш
авырлыкларына бирешмичә, сынауларда сынмыйча яшәгән Кадрия әби әле дә
шөкер итә. Балаларына укыган хәер-фатихасы кабуллардан булсын.

Рәмзия ХӘКИМОВА.
Автор фотосы

«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*