tatruen
Баш бит / Яңалыклар / УЙНА, ИДЕЛ ГАРМУНЫ
УЙНА, ИДЕЛ ГАРМУНЫ

УЙНА, ИДЕЛ ГАРМУНЫ

Ульяновск шәһәренең татар компонентлы мәктәбендә «Уйна, Идел гармуны!» дип аталган гармунчылар  фестивалендә мәктәп укучылар белән бергә өлкәнең танылган гармунчылары, сәхнә ветераннары да катнашты.

Ульяновскида гына түгел, Идел буендагы байтак төбәкләрдә уздырылган   бәйгеләрдә  һәм фестиваль-конкурсларда катнашып җиңү яулаган, лауреат исеменә лаек булган Иршат ага Аббазов кече яшьән үк гармунда сул кул белән уйнарга өйрәнә.

“Әнидән качып кына өйрәнгән идем, гармунны кайсы ягыннан тотарга белмәдем дә шулай килеп чыкты”- дип искә ала.

Иршат ага бәйрәмгә үзенең укучысы Илмазны да алып килгән.  Яңа Малыклы районыннан килгән Сәгыйть Кәлимуллинның кулындагы әлеге гармунны моннан байтак еллар  элек  Самара якларындагы  атаклы Гали Галиевтән алган була. Аның беренче тапкыр гармунда уйнаган көне әле бүгенгедәй хәтерендә   саклана.                                                      

Фестивальнең мәктәптә уздырылуы очраклы түгел. Соңгы вакытта  өлкәгә гармунда уйнаучылар арасында яшьләрнең аз булуы, гармунга игътибарның булмавы үзен нык сиздерә.

Татарстанның Мөслим якларында туып-үскән Гөлсинә ханым Герасимова Ульяновскига Казан мәдәният институтын тәмамлагач килеп урнаша. Ул  Сембер төбәгендәге хатын-кызлар арасында сирәк гармунчыларның берсе. Бу фестивальдә дә ул рәхәтләнеп чыгыш ясады.

Бәйрәмдә катнашучылар  иртәгедән май аенда узачак “Уйна, гармун!” өлкә конкурсына әзерләнә башлаячаклар.

                                                                                                                 Рамис  Сафин

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*