tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Узып барышлый…
Узып барышлый…

Узып барышлый…

8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган  җыр кичәсе узды.

Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да дөнья күрде.

Шыгрым тулы залда узган тамашада авторның алдагы елларда язылган җырлары, шигырьләре белән беррәттән яңа гына “табадан төшкән” иҗат җимешләре  дә яңгырады.

Бәйрәм сәхнәсендә Зөфәр Хәйретдинов, ИлСаф, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Раяз Фасихов, Илназ Бах, Ленар Сәйфиев һәм башка җырчылар чыгыш ясады. Бәйрәмне Искәндәр Хәйруллин белән Гөлназ Сәфәрова алып барды.

Тамаша залына Гөлнара Сабированың Аксубай районыннан әти-әнисе, якташлары, укытучылары, дуслары, гомумән җыр-моң яратучы тамашачы җыелган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*