tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды
Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды

Шамил Закиров каберенә истәлек ташы куелды

Милләтпәрвәр фидакарь затлар, дөньялыктан бакыйлыкка күчсә дә, алар милләт хәтеренә уелып кала. Соңгы елларда Казанда Марсель Сәлимҗанов, Рәшит Ваһапов, Гариф Ахунов, Гөлшат Зәйнәшева, Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән урамнар барлыкка килде, мөхтәрәм затларга һәйкәлләр куелды.

Танылган  сәнгать эшлеклесе, милләтпәрвәр Шамил Зиннур улы Закировның 2012 елның 26  февралендә вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен тирән яра булып уелды.  Агымдагы елның 4 октябрендә Казанда,  Иске татар зиратында җирләнгән Шамил Закиров каберенә  һәйкәл куелды. Бу иртәдә милләтебезнең бөек шәхесләре, танылган әдипләр күмелгән аллеягә күп санлы милли зыялылар килгән иде.

Кабергә куелган истәлек ташы ачылышын Г.Камал исемендәге академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизов алып барды. Бу чарага килүчеләр арасында артистлар, язучылар, Казанның мәдәният учаклары вәкилләре, уку йортлары җитәкчеләре, сәясәтчеләр дә бар иде. Татарстан Дәүләт Советы Президиумы  әгъзасы, фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Шамил Закировның мәдәни һәм милли тормышка зур тәэсир ясавын һәм аның рухи тормышны оештыруга керткән өлешен югары бәяләде. Аның фикернчә, “милләтебез өчен иң авыр чорларда да, татар театры эшләп торды, милли яшәү рәвеше, тел, әхлак буенча сабак биреп торды.

Милләтебезнең иң абруйлы театрын 27 ел дәвамында җитәкләгән Шамил Закировның хезмәтләре, аның кешеләргә һәм алдынгы башлангычларга мөнәсәбәте бәяләп бетергесез.” Казан дәүләп мәдәният һәм сәнгать  университеты ректоры Р. Юсупов, якташлары, дуслары чыгыш ясады.

Истәлек ташын ачу алдыннан Шамил Закировның бертуган энесе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров абыйсының рухын искә алып килгән бу чарага килүчеләргә гаиләләре исеменнән рәхмәтен белдерде.

Истәлек ташына Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның Шамил Закировка багышланган шигыреннән шунный юллар уелган:

Ишегең күк, ачык иде һәрчак

Өрфиядәй җаның, күңелең.

Шатлык җыеп җирдә яшәдең дә,

Кайгы булып ташып түгелдең…

Әлеге җыенга килүчеләр Шамил Закировның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан мәдәни чаралар үткәрү, аның исемендәге бүләкләр, урам исеме булдыру турында да фикерләрен җиткерделәр.

Бу чара мәрхүм Шамил Закиров рухына  дога уку белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*