tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены буенча матбугат конференциясе узды

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены буенча матбугат конференциясе узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 16-18 март көннәрендә V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 36 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 660тан артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Әлеге чара уңаеннан 10 март көнне  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында матбугат–конференциясе узды.

Рәис җыелган журналистларга быелгы җыенда катнашучылар саны узган елгыга караганда күпкә артыграк булуы турында сөйләде. Быелгы катнашучылар арасында иң зур делегация Башкортостан Республикасыннан киләчәк (82 кеше). Шулай ук күпләп эшмәкәрләр киләчәк төбәкләр: Киров, Курган, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Пенза, Саратов, Свердловск, Самара, Ульян өлкәләре, Пермь крае, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Татарстан Республикалары. Җыенда Бурятия Республикасы, Иркутск өлкәсе, Красноярск крае, Кемерево өлкәсе эшмәкәрләре дә катнашачак. Географик яктан җыен тагын да зуррак масштабларны колачлап баруына мисал итеп  быел тәүге тапкыр Тамбов өлкәсе (Энгураз авылы) һәм Ленинград өлкәсе вәкилләре катнашачакларын искәртеп узды. Шулай ук Ринат Закиров хәзерге көндә татар эшмәкәрләренең мәгълүмати базасы булдырылуы турында да сөйләде. Әлеге исемлектә төрле өлкәләрдә эшләүче 7меңнән артык эшмәкәр булуын ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*