tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V нче Бөтенроссия авыл сабантуе мизгелләре…
V нче Бөтенроссия авыл сабантуе  мизгелләре…

V нче Бөтенроссия авыл сабантуе мизгелләре…

Татарча көрәш  Сабантуйның иң төп  ярышларының   берсе.  Волгоград Сабантуена да  төрле төбәкләрдән  көрәшчеләр җыелган иде. Мари Иле  республикасыннан, Самара, Волгоград өлкәләреннән, Татарстан республикасы районнарыннан һәм шәһәрләреннән көч сынашырга барлыгы 30 пәһлеван килгән. Егетләр  барысы да профессиональ яктан әзерлекле, үз авырлыкларында иң – иңнәрдән. Шулай да, абсолют батыр  исеменә Татарстанның Теләче районы егете Нургалиев Раил  Ринат улы лаек булды. Тәкә белән бергә ул, җиңүче кубогына һәм   Президентыбыз бүләге “Лада Калина” автомобиленә дә алды.

Алдан киүчегә дә бүләк, арттан килүчегә дә бүләк! Сабантуйның иң матур бәйрәме ул ат чабышы. “Ат чабышында,  7 төбәктән 22 җайдак катнаша, атлар нык, көчле, барысы да әзерлекле ди баш хөкемдар Богачев Николай Иван улы.

Ә җиңүчегә, губернатор Андрей Бочаровтан “Daewoo Nexia” җиңел машинасы әзерләнгән  иде. Аңа Волгоград егете, 34 яшьлек,  Максим Шувачев ия булды. “Атым 100 процентка  әзер иде, аңа утырып әйләнү җанга тынычлык, рәхәтлек бирде”, – ди җайдак.

Ул 8 яшеннән атлар янында, һәм инде бик күп ярышларда катнашып зур бүләкләргә ия булган егет. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуенда губернатор бүләген  отуына ул чиксез шат булуын әйтте, мондый бәйрәмнәр традициябезгә кереп китсен иде, – ди  Волгоград егете Максим.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*