tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов урамында Рәшит Ваһапов музее
Ваһапов урамында Рәшит Ваһапов музее

Ваһапов урамында Рәшит Ваһапов музее

«Тузган торак» программасы нигезендә төзелгән «Азино – 1» микрорайонындагы урамнарның исеме аның проекты белән бергә барлыкка килә. Алар, нигездә, татарның мәшһүр артистлары һәм күренекле язучылары хөрмәтенә бирелгән: опера җырчысы, ТАССРның халык артисткасы Галия Кайбицкая, язучы Габдрахман Минский, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичев урамнары…
Рания Нәкыйп кызы Галиәкбәрова җитәкчелегендәге 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе менә шундый хикмәтле тирәлектә, төгәлрәк әйткәндә, Рәшит Ваһапов исемендәге урамда урнашкан. Шундый әдәби-сәнгати алшартка куелгач, аның тормышында да аерым бер үзенчәле күрергә өмет итәсең.

Нигездә, Казанның үзәктәге ярым җимерек йортларыннан, подваллар, чардаклардан күчерелгәннәрнең балалары һәм оныклары укый торган әлеге мәктәп, чынлап та, шактый ук үзенчәлекле булып чыкты. Аның иң кызыклы ягы шунда: ул – музейлы, театрлы мәк- тәп. Биредә быел бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне – 7 майда Рәшит Ваһапов музее ачылды. Ул тантанага, Мәскәү, Түбән Новгород, Казанның мәртәбәле кунаклары белән рәттән, «Мәгариф» журналы да чакырулы иде. Бу тантана уңаеннан махсус милли күлмәкләр кигән укучылар борынгы татар җырлары, шигырьләр, истәлекләрдән торган тирән эчтәлекле композиция әзерләгәннәр. Алар Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Ренат Харис, Дәүләт Советының мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның халык җырчылары Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Сәлахов кебек тел, моң осталарын саф татар телендә чыгыш ясаулары белән әсир иттеләр.

Бу – белемне рус телендә бирүче уку йорты өчен үзенә күрә бер феномен кебек тоелды. Заманча җиһазланган музейның кызыклы экспонатларын карап, җырчының туганнары һәм якташлары белән танышып сөйләшкәннән соң, мин мәктәптән җырдагыча: «Сиңа тагын мин бер киләм әле», – дип киттем.
Кабат әйләнеп килгәндә, җәй урталары җиткән иде инде. Капкадан ук ландшафт дизайны таләпләре буенча утыртылган агач, куак, чәчәк түтәлләре каршы алуга, син, ирексездән, 171 нче мәктәпнең «Чәчәк атучы Казан» («Цветущая Казань») бәйгесендә икенче урын алганын исеңә төшерәсең. Җәйге каникуллар булуга карамастан, спорт мәйданнары да буш тормый икән: берсендә укучылар тренер җитәкчелегендә футбол тибә, икенчесендә баскетбол уйныйлар. Күренеп тора: тынгысыз директор җитәкчелек итә бу уку йортында.

– Рания Нәкыйповна, Рәшит Ваһапов исемендәге урамдагы мәктәпнең Рәшит Ваһапов исемен йөртүе аңлашыла. Аның музеен да оештырып җибәрү уе
кемнең башына килде?
– Бу бик табигый хәл бит: урам, мәктәп, музей. Гәрчә Рәшит Ваһаповның шәхесе, аның иҗади мирасы музей барлыкка китерерлек бай булуын баштарак үзебез дә аңлап бетермәгән идек. Әлеге фикер бездә 174 нче мәктәптә 2014 елда Хәйдәр Бигичев музее ачылу вакытында Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов белән сөйләшкән чакта туды. Әлбәттә, җырчының шактыйдан вафат булуы экспонатлар туплаганда кыенлык тудырачагы аңлашыла иде, шулай да без бу эшкә
алындык. Музейны оештырып чыгу өчен дүрт ел вакыт кирәк булды. Хәзер менә микрорайонның күрше урамнарында, Түбән Новгородның бер үк районында, ләкин төрле вакытларда туып үскән ике күренекле шәхеснең музейлары бар. Әйтергә кирәк, Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы халкы үзләренең күренекле
якташлары белән тиңсез горурлана.

Район җитәкчесе Халит Мөхәммәтович Сөләймановның музей ачылу тантанасына үзе килүе шул хакта сөйли дип уйлыйм. Җырчының Мәскәүдә яшәүче туганы Равил Азизович Кәримуллин, Түбән Новгородтан Рәүф Нәбирович Ваһапов та үтенечебезне җиргә салып таптамадылар. Үзегез күрдегез: бәйрәмебездә Казанның үзеннән дә күп сәнгать, әдәбият эшлеклеләре катнашты. Безнең идеяне шулай бердәм күтәреп алулары һәм ярдәм күрсәтүләре белән алар Рәшит Ваһаповка ихтирам күрсәтеп кенә калмадылар, укучыларга үз милләтләре белән горурлану мөмкинлеге бирделәр.

– Бу хис үзегездән дә ташып тора. Кем Сез? Кайсы якларның суын эчтегез?
– Бөек Тукаебыз туган яклардан мин. Арча районының Иске Масра авылында туып үстем. Безнең авыл, Казан ханлыгы чорында ук оешып, саф татарлыгын бүгенге көнгәчә саклап килә. Бу – телдә генә түгел, йолаларның, гореф-гадәтләрнең, аш-суның борынгыча калуында да чагыла. Безнең якларда халкыбызга, туган телгә мәхәббәт ана сөте белән керә дисәк, дөрес булыр.

Мин үзем дә Арча педагогия көллиятен тәмамлап, дүрт ел туган мәктәбемдә эшләдем. Кияүгә чыкканнан соң Казанга күченергә туры килсә дә, һөнәремә хыянәт итмәдем. Башта 114 нче мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыттым. Шәһәр балалары белән эшләү тәҗрибәсе туплагач, милли тәрбия буенча директор урынбасары
итеп билгеләделәр. Яңа микрорайоннан фатир алуыбызга, 171 нче мәктәп директоры Алсу Ирековна Хәмзина мине шундый ук вазифага чакырды. Бу мәктәп зуррак булганга күрә, төрле милләт балалары укыганга, тәрбия эшләрен бик уйлап көйләргә туры килә иде. Анда татарлар һәм руслардан тыш, кытай, вьетнам, таҗик, кыргыз балалары бер гаилә булып яшәде. Монда 1266 балага 82 педагог белем бирүче зур коллектив белән җитәкчелек итәргә туры килә. Укучылар саны да, укытучылар составы да азмы-күпме үзгәреп, яңарып тора. Мәктәбебезгә «Минем яңа укытучым» гранты буенча 4 яшь укытучы эшкә килде. Бу уку елында дүрт беренче класска 134 бала кабул ителә. Ата-аналар арасында күз нурларын безнең мәктәпкә бирергә теләүчеләр күп булуы сөендерә, чөнки ул безнең эшебезгә куелган югары бәя кебек. Тик теләүчеләрнең барысын да кабул итү өчен мәйданнар гына җитенкерәми.

– Монда укучыларның контингенты үзәктәге тирән тарихлы, элекке абруйда баручы мәктәпләрдә укучылар составыннан аерылып тора. Туган тел кризисын ничек үткәрдегез?
– 2017–2018 уку елы программасына үзгәрешләр керү билгеле булгач, без ата-аналар белән бик күп сөйләшүләр алып бардык. Нәтиҗәдә, ана теле итеп рус телен сайлаучылардан өч төркем оештырылса, калган укучылар бар да татар төркемнәренә керә. Бүген, күпчелек мәктәпләрдәге кебек, бездә дә татар теле һәм әдәбияты атнасына өч сәгать укытыла. Татар сыйныфларында биш-алты сәгатьне элеккечә калдырырга тырыштык. Балалар арасында ТДИда, БДИда сынау өчен татар телен
сайлаучылар да бар.
Сезнең балалар ничек татар телендә матур сөйләшәләр дип аптырыйсыз. Ул бит коллективның даими рәвештә күңел салып эшләү нәтиҗәсе. Без, укучыларның сәләт-мөмкинлекләрен тулырак ачу өчен, иҗаттан файдаланабыз. Алгиз Мәгъсүм улы Фәйзуллин, Луиза Хәйдәр кызы Кадашниковалар җитәкчелегендәге хореография ансамбле, Зөлфия Әгаләм кызы Кәримулла алып бара торган «Ихлас», «Күңелле балачак», «Ләйлә», «Күңелле малайлар» вокал берләшмәләре – балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә, туган телне чарлау чарасы да.

Җырга-музыкага мәхәббәт, сәхнәдә үзеңне дөрес тоту күнекмәләре алу баланың эчке рухи дөньясын баета. Әлбәттә, без балалар белән бергәләп башкарылган эшнең нәтиҗәсен дә күрергә омтылабыз. Ә ул балаларның «Казан-йорт», «Казан сандугачы», «Дулкыннар», «Большая перемена» кебек республика, шәһәр күләмендәге конкурслардан призлы урыннар алып кайтуында чагыла.

Мәктәбебездә ел саен «Татар кызы», «Татар егете» бәйгеләре үтә. Анда укучылар катнашты да онытты дигән сүз түгел, алар әлеге иҗади ярышка әзерлек вакытында сәнгать дөньясына аяк атлыйлар. «Татар егете – 2015» исеменә лаек булган укучыбыз Алмаз Галимҗанов бүгенге көндә телевизион фильмнарда төшә. Узган уку елында XI сыйныф укучысы Булат Мостафинның «Татар егете – 2018» бәйгесендә татарча саф, матур итеп сөйләве жюри әгъзаларын, тамашачыларны битараф калдырмады. Ул «Татлы телле егет» номинациясендә жиңүче булды. XI сыйныф укучысы Илзирә Галимбәкова «Татар кызы – 2017» шәhәp туры бәйгесендә «Иң талантлы кыз» номинациясендә җиңде. Хәзер ул Казан федераль университетының татар филологиясе бүлегендә укый.

– Август башын ата-аналар гына түгел, педагоглар да дулкынланып көтә, чөнки бу вакыт аларның еллык эшенә өстәмә нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге бирә. Кайсы укучы кая укырга кергән? Югары белем алу юлы ачылган укучылары күп булганмы? Әлегә нинди уңышлар белән горурлана аласыз?
– Ел дәвамында укытучылар hәм мәктәп администрациясе тарафыннан бердәм дәүләт имиханнарына әзерлек алып барылды. Укучылар язгы каникул вакытларында hәp фәннән дәүләт имтиханнарын биреп карадылар. Кайберәүләр балаларны интектерәләр дип уйласалар да, андый репетиция укучылар өчен файдалы. Ул, бер яктан, биремнәрне бланкларда эшләргә күнектерү булса, икенче яктан, аларны психологик яктан үзләрен тыныч тотарга, каушамаска өйрәтә. Имтиханга кергәндә, балалар металл рамкасы аша үтәргә тиеш, күпчелек өчен бу – зур стресс. Ә аннан бер үткәч, икенчесендә каушап калмыйсың инде. Гомумән алганда, X, XI сыйныфта балалар психологик яктан зур стресс кичерә. Белемнәренә ышанмаудан бигрәк, әнә шул каршылык алдында югалып калулар аркасында күпләр IX сыйныфтан соң техникумга, көллияткә укырга китәргә омтыла. Дөрес, ел дәвамында мәктәп психологы белән очрашулар hәм, кирәк очракта, шәхси консультацияләр аша кайберәүләрнең фикерен үзгәртүгә ирешәбез. Без укуын мәктәптә дәвам итәргә теләүчеләрнең барысын да X сыйныфка алабыз. Начаррак укучылардан котылырга тырышып кына уку сыйфатын күтәреп тә, чын югары нәтиҗәләр күрсәтеп тә булмый. Узган уку елында IX сыйныфны –106, ә XI классны 25 укучы тәмамлады. Шулар арасында ике укучы барлык фәннәрне «5»ле билгесенә укып килде. Имтиханнарда да медальләрен раслый алдылар.

Без элитар мәктәп түгел. Контингент бик чуар, әмма алтын бөртекләрен дә комны юып табалар бит. Бездә дә нәкъ шулай: «самородок»лар табылып, үсеп тора. 2019 елда рус теленнән үткәрелгән республика олимпиадасында Динә Хәбибуллина җиңүче булган иде, ул Халыкара олимпиадада кабат җиңү яулады. Рус әдәбиятыннан БДИны Айгөл Гобәйдуллина 100 баллга тапшырды. Төгәл фәннәргә килсәк, математиканың база өлешен сайлаган дүрт укучыдан өчесе «5»ле билгесе алды. Безне аерым фәннәрдән БДИ нәтиҗәләренең район мәктәпләренең уртача күрсәткечләреннән югарырык булуы шатландыра, билгеле. Мәсәлән, рус теленнән уртача мәктәп баллы 80,5, бу – район күрсәткеченнән 6,9 процентка югарырак дигән сүз. Профиль математика нәтиҗәләрендә шулай ук үсеш бар.

Әмма тулаем тынычлану өчен урын юк. Предметларны сайлауга килгәндә, профиль математика фәнен – 21 укучы, база өлешен 4 укучы сайлады. Җәмгыять белемен сайлаучылар – 11, физика фәнен 7 укучы тапшырырга гариза язды.

– Беркем өчен дә сер түгел: мәктәптә күп нәрсә директорның мәсләгеннән, аның мәнфәгатьләреннән тора. Сез үзегез – татар теле һәм әдәбияты белгече. Кайчандыр Сез туган Иске Масрада күренекле драматург һәм публицист Галиәсгар Камал яшәп киткән дип сөйлисез. Болар Сезнең укучыларны да театр, сәнгать дөньясына якынайту өчен сәбәп булса, гаҗәп түгел.

– Чынлап та, Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Хафизов режиссерлыгында эшләүче театр студия без бар. Укучылар аңа бик кызыксынып йөриләр. Төрле бәйгеләрдә катнашып, нәтиҗәле урыннар ала башлагач, теләкләре икеләтә артты. VII сыйныф укучылары белән оешып киткән иҗатны хәтта алар чыгарылыш сыйныфына җиткәч тә туктатмадык, чөнки балаларның театр дөньясына дәрте шулкадәр көчле булып чыкты. Ә дәрт-теләк белән башкарылган гамәлләрнең нәтиҗәсе сөенеч китерүе һәркемгә мәгълүм. Безнекеләр дә Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасын сәхнәләштереп, шәhәр күләмендәге бәйгедә 1 нче урын алган булсалар, Зәки Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасы буенча куелган спектаклебез Россия күләмендәге балалар-яшьләр театр коллективлары арасында 2 нче урынга лаек булды. Саный китсәң, бу өлкәдәге уңышлар шактый безнең: Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган «Әйт әле, күбәләк» музыкаль композициясе – гран-при, Туфан Миңнуллинның «Әйт әле, күбәләк» пьессасы буенча әзерләнгән тамаша мәктәп театр коллективлары фестивалендә – гран-при, Шәүкәт Биктимеров исемендәге II Халыкара театр коллективларының «Әлмәндәр варислары» фестивалендә – III дәрәҗәле диплом.

Театр студиясендә шөгыльләнү балаларда татар сәнгатенә мәхәббәт уятып кына калмый, аларны киңрәк фикер йөртергә, үзләренең сәләтләрен ачарга, теләкләрен яшермәскә өйрәтә.

Мәктәптәге әлеге мавыгулар укучыларыбызның кайберләре өчен тормыш һөнәренә әйләнә. Шундыйларның берсе район күләмендәге «Татар егете – 2016» бәйгесендә 1 нче урынга лаек булган Искәндәр Низамиев үзенең киләчәк профессиясен театр сәнгате белән бәйләде. Бүгенге көндә ул – Казан мәдәният һәм сәнгать институтының Г.Камал исемендәге Татар дәүләт драма театры баш режиссеры, Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтаев курсында белем ала. Бер үк вакытта, Алмаз Галимҗанов кебек, ул да телевизион фильмнарда төшә.

Егетләребезнең теләге – тормышларын татар сәнгате белән бәйләү. Һәр мәктәпнең үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Берәүләренә ул өстән бирелә. Ә икенчеләре аны үзләре эзләп таба. 171 нче мәктәп җитәкчесе, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Рания Нәкыйп кызы Галиәкбәрованың төп белеме татар теле һәм әдәбияты укытучысы булуы укучыларны ана телебезгә якынайткан.
Мәктәптә туган телебезнең дәрәҗәсен күтәрү аша балаларны әдәбият, сәнгать дөньясына алып керү мөмкинлеге туган. Бу – бөтен бала да шигырь ятлый, җырлый, театр куя дигән сүз түгел. Әмма шул мохиттә яшәгәнгә, сәнгать аларга да тәэсир итмичә калмый. Әлегә кадәр Россиянең татарлар күмәкләп яшәгән төбәкләрендә татар мәктәпләре бетү, республикада татар мәктәпләре кыскару татар әдәбиятына, сәнгатенә килүчеләрнең юлын корытыр дигән курку бар иде. Ләкин изге урын буш тормый икән. Аны татар рухлы шәхесләр тәрбияли торган шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучы сәләтле кызлар һәм егетләр алачак.

Баш биттә Юлия Калинина фотосы
Сөмбел ТАИШЕВА

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*