tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев бүген эш визиты белән Ленинград өлкәсенә китте
Васил Шәйхразиев бүген эш визиты белән Ленинград өлкәсенә китте

Васил Шәйхразиев бүген эш визиты белән Ленинград өлкәсенә китте

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның эшлекле визит программасы өч көнгә каралган. Бүген ул Санкт-Петербург шәһәренә килә. Анда Россиянең этнографик музеенда булачак. Биредә татар халкының культурасын чагылдырган бүлек тә бар. Милли Шура рәисе аның белән таныша.

7 нче апрельдә Васил Шәйхразиев Тосно шәһәренә киләчәк. Анда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куя. Аннары Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу каралган. Соңыннан Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячаклар, планнар да кабул ителергә тиеш. Васил Шәйразиев милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырачак.

8 нче апрельдә Милли Шура рәисенең визиты, программа нигезендә, Санкт-Петербурга дәвам итәргә тиеш. Биредә ул сынчы Венера Абдуллинаның остаханәсе белән танышачак. Көннең икенче яртысында М. Горький исемендәге мәдәният йортында аның директоры,  Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сәетбагин белән очрашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*