tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ивановода Үзәк Федераль округка кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразиев Ивановода Үзәк Федераль округка кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шәйхразиев Ивановода Үзәк Федераль округка кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Иваново өлкәсендә. Иваново шәһәрендә аны Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Усман улы Ляпин һәм  Татар милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзалары каршы алды.

Милли Шура рәисе үз визитын биредәге Милләтләр йорты белән танышудан башлый. Васил Шәйхразиевны милләттәшләребез чәк-чәк белән каршы алды. Милли йорт рәсми төстә 2008 нче елның 11 нче сентябрендә, милли оешмаларга ярдәм итү максаты белән ачыла.

Милләтләр йортында инде 10 елдан артык “Милләтем”, “Мирас” студияләре эшли. Балалар да, зурлар да шөгыльләнә. “Нур” татар яшьләре берлеге өлкәдәге яшьләр тормышында актив катнаша. Исегезгә төшерәбез, Иваново өлкәсендә 7 меңгә якын татар яши.

Васил Шәйхразиев Үзәк Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Алар Иваново, Владимир, Кострама, Калуга, Тверь, Тула, Мәскәү, Ярославль өлкәләреннән җыелган.

Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Фәрит Усман улы Ляпин Иваново өлкәсендәге татарларның бердәм яшәве хакында җиткерде.

—  Безгә бергә булырга кирәк. Без үз өлкәбездә бердәмлекне булдыра алдык. Сез аның нәтиҗәсен күрерсез. Үз артистларыбыз бар, 2 театр түгәрәге эшли. Мәчетебезгә халык килә. Имамнарыбыз татар, – диде.

Владимир өлкәсенең “Бәхет” Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Мөкатдәс Мортазин киләсе елга үз оешмаларының барлыкка килүенә 20 ел булу турында әйтте. Балалр бакчасында милли төркем булдырганнар, татар телен белүче белгечләр кирәк. Грантларда катнашалар.

Васил Шәйхразиев иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен грантларда катнашырга чакырды.

—  Сез дүрт төрле гранттан файдалана аласыз: җирле хакимияттән, Федераль Үзәктән, өлкә күләмендә һәм Татарстаннан, – диде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*