tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе губернаторы белән очрашты

Бүген Калининград өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсе губернаторы Антон Алиханов белән очрашты. Очрашу Калининград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды.

Очрашуда шулай ук Калининград өлкәсе Хөкүмәте Аппараты Җитәкчесе Алексей Родин, Калининград өлкәсенең халыкара һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Лиана Максимова, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, җәмәгать эшлеклесе, шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатих кызы Кәримова һ. б. катнашты.

Очрашу Антон Алихановның сәламләве белән башланды. Ул татарларның, башка халыклар белән беррәттән, Калининград җирен фашист илбасарларыннан азат итүгә һәм аны торгызуга зур өлеш кертүләрен ассзыклап узды. “Геройлар исемлегендә Фатих Кәрим аерым урын алып тора, аны без уртак герой дип саныйбыз», – диде губернатор.

Васил Шәйхразиев, үз чиратында, Калининград өлкәсе җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм губернаторны Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы эшчәнлеге белән кыскача таныштырып узды. Шулай ук ул агымдагы елның мөһимлеге турында да билгеләп үтте, чөнки 2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү узачак, шуңа бәйле рәвештә БТК Милли шура рәисе җитәкчелегендәге делегация Россиянең барлык федераль округлары буенча ТАССР флагы эстафетасын уздыра.

Васил Шәйхразыев Фатыйх Кәримгә аерым игътибар бирде. «Бүген татар патриот шагыйребезнең вафат булган көне. Бүген без аның һәлак булган урынында булдык һәм Фатих Кәрим күмелгән кабергә чәчәкләр салдык. Бу чараларда безнең белән бергә аның кызы Ләйлә Фатих кызы булуы зур бәхет”, – диде Милли Шура рәисе. Шулай ук Васил Шәйхразыев Багратион шәһәр округы башлыгы Максим Азовның аңа балалар өчен Фатих Кәрим иҗатына багышланган конкурс оештырырга тәкъдим итүен дә әйтеп узды. Васил Шәйхразиев өлкә татар активыннан юлланган сорауны – Калининград җирендә Сабантуй үткәрүдә ярдәм итү мәсьәләсен дә күтәрде. Антон Алиханов ике тәкъдимне дә хуплады һәм үз урынбасарына әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә кушты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*