tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Төньяк-Көнбатыш Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шәйхразыев Төньяк-Көнбатыш Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре  белән очрашты

Васил Шәйхразыев Төньяк-Көнбатыш Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның милләттәшләребез белән очрашуы Калининград өлкәсенең тарих-сәнгать музее бинасында узды. Биредә Төньяк-Көнбатыш Федераль округына кергән – Архангельск,  Калининград, Псков, Ленинград өлкәләре, Карелия, Коми республикалары, Ненец автономия округы, Санкт-Петербург шәһәреннән татарлар җыелды.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның милләттәшләребез белән очрашуы Калининград өлкәсенең тарих-сәнгать музее бинасында узды. Биредә Төньяк-Көнбатыш Федераль округына кергән – Архангельск, Волгоград, Калининград, Псков, Муром, Түбән Новгород, Ленинград өлкәләре, Карелия, Коми республикалары, Ненец автономия округы, Санкт-Петербург шәһәреннән татарлар җыелды.

“Татар кызы” конкурсының быел Үзбәкстанда узачагын да искә төшерде. Оешма җитәкчеләренә яшьләр канаты белән эшләргә кирәклеген әйтте. “Без округларда сезнең белән очрашып, үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтәбез, булган мәсьәләләрне бергәләп чишәбез, мондый очрашулар киләчәктә дә оештырылачак,” – диде.

Милли Шура рәисе алда торган мөһим вакыйгалар – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Халык санын исәпкә алу уңаеннан, күп чаралар узачагын билгеләп узды. Милләттәшләребезне аларда актив катнашырга чакырды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия төбәкләре буенча эшлекле сәфәрләр уздыра.  19-20 нче февральдә ул Калининград өлкәсендә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*