tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз
Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз

Васил Шәйхразиев: Казан кинофестивалендә мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырабыз

Казан кинофестивале мәдәният үсешенә бизнесны катнаштырырга омтылуның матур үрнәге булырга мөмкин. Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу тантанасында кунакларны сәламләп ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев шушы фикерне җиткерде.

Васил Шәйхразиев һәрвакыт сентябрь аенда уздырыла торган Казан кинофестиваленең апрель аенда үтү сәбәбен аңлатты. Оештыручылар ике зур халыкара чараны янәшә үткәрү максатыннан, Казан кинофестиваленең вакытын үзгәрткәннәр – аны Казансаммит белән бер вакытка куйганнар.

Васил Шәйхразиев фикеренчә, бизнес мәдәниятне үстерү эшендә дәүләткә һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәмгә килә ала.

Казан кинофестиваленең ачылу тантанасы Камал театры залында узды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*