tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев өч көнлек эш сәфәре белән Үзбәкстанда
Васил Шәйхразиев өч көнлек эш сәфәре белән Үзбәкстанда

Васил Шәйхразиев өч көнлек эш сәфәре белән Үзбәкстанда

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Үзбәкстан Республикасына килде. Фергана аэропортында аны Ферганә өлкәсе хакиме урынбасары Джамшед Хатамов һәм Фергана Татар иҗтимагый үзәге рәисе Равил Тугашев каршы алды.

Васил Шәйхразиев бүген  Ферганә өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашачак..

18 сентябрьдә Васил Шәйхразиев Ташкент шәһәрендә “Сабантуй” бәйрәмен уздыру урынын караячак. Аннары аны Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы чит илләр белән милләтара мөнәсәбәтләр һәм дустанә элемтәләр буенча комитет бинасында урнашкан Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге белән таныштырачаклар.

Соңрак Алишер Навои исемендәге Зур театр бинасында Үзбәкстанның татар иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашу булачак.  Аннары милләттәшләребезгә Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты күрсәтеләчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*