tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Саранскиның Ислам мәдәният үзәгендә булды
Васил Шәйхразиев Саранскиның Ислам мәдәният үзәгендә булды

Васил Шәйхразиев Саранскиның Ислам мәдәният үзәгендә булды

Мордовия Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Саранскиның Ислам мәдәният үзәгендә дә булды.

Үзәкнең эшчәнлеге белән аны Мордовия республикасының мөфтие Фәһим хәзрәт Шафиев таныштырды. Очрашуда биредәге татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Шамил Давыдов, Мордовия Республикасы Башлыгы администрациясе җитәкчесе Андрей Богатов, Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Рафаэль Аширов һәм Мордовия Республикасының мәдәният министры Анатолий Чушкин.

Үзәктә китапханә, Ислам мәдәнияте музее, намаз уку бүлмәсе һәм 100 кеше сыйдырышлы күп функцияле конференция залы.

Ислам мәдәният үзәге эшчәнлегенең төп юнәлеше – Россия һәм Мордовия арасында милләтара, этникара һәм конфессияара татулыкны саклау. Бина үз эченә өч функциональ блок алган: мәгариф, мәдәни һәм ял итү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*