tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясен мендәр астына салып кына, иртәнгә татар булып уянмыйсың
Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясен мендәр астына салып кына, иртәнгә татар булып уянмыйсың

Васил Шәйхразиев: Татар халкының үсеш стратегиясен мендәр астына салып кына, иртәнгә татар булып уянмыйсың

  1. “Әгәр барлык проблемаларны да хәл иткәнсең икән, димәк син үлгән”
  2. Кайда гына яшәсә дә, Россиядәме яки аннан читтәме, татар халкының үсеш стартегиясе һәр татарга кагылачак
  3. Татар халкының үсеш стратегиясен истәлекле датада – Татарстан Республикасы көнендә кабул итәргә җыеналар
  4. Татар халкының үсеш стратегиясен эшләүгә тәкъдимнәр саны меңнәр белән исәпләнә
  5. Татар халкының үсеш стратегиясе төрле милләт кешеләрен берләштерүгә юнәлгән
  6. Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышулар Сахалинга кадәр барып җитте
  7. “Стратегиянең аноним комментарийлары арасыннан җәүһәрлар табу – минем бурыч”
  8. Һәрбер татар автономиясендә яшьләр үзәкләре ачылырга тиеш
  9. Бөтендөнья татар конгрессы Россия Конституциясе кысаларында эшли
  10. “Миңа татар телен нигә кирәк” дигән сорау белән татар кешесе ата-бабаларына илтифатсызлык күрсәтә
  11. “Бездә республикадагы бөтен татарлар да татар телен белә дигән ялган хис бар”
  12. Татар халкының үсеш стратегиясенә акчалар Татарстан бюджетыннан һәм муниципалитетлардан киләчәк
  13. Татар автономияләре җитәкчеләре арасында автономиянең эшчәнлеген тәэмин итүче эшмкәрләр бар.

“Әгәр барлык проблемаларны да хәл иткәнсең икән, димәк син үлгән”

– Васил Гаязович, сез Татарстанда зурлыгы буенча икенче шәһәрнең мэры булдыгыз. Сезгә хуҗалык эшләреннән күчү ничегрәк булды, Татарстан Республикасының вице-премьер буларак хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез? Башка рельсларга күчтегез бит.
– Ниндидер авырлыклар булды димәс идем. Мэр булып, муниципалитет башлыгы булып эшләгәндә, хуҗалык эшләреннән тыш, халык тарафыннан ихтыяҗ булган бик күп социаль хезмәтләр башкарыла. Һәрвакытта да сәясәт бар.

Яр Чаллыдагы Дуслык Йортын, Татарстан Ассамблеясе дәрәҗәсендәге гамәли эшчәнлеген, Республика көне белән бәйле чаралар оештыру һәм очрашуларны искә алу да җитә. Анда без төп үзенчәлек буларак, халыклар дуслыгын күрсәттек. Нәрсә генә булса да, моннан беркая да китеп булмый, Яр Чаллы – ул кечкенә Советлар Союзы. Быел шәһәр һәм КАМАЗ төзүне игълан итүгә 50 ел тула. Бөтен Советлар Союзыннан 20-25 яшьлек кешеләр килгән, искиткеч шәһәр һәм җитештерү заводы төзегәннәр, шунда яшәргә калганнар. Теге яки бу милләткә каравыңны, тәңгәллегеңне саклау калу да мөһим булган.

– Димәк, мэр эшчәнлегендә иҗтимагый-сәяси, милли һәм дини өлешләр дә бар?
– Әйе, бу мөһим урынны алып тора. Торба тишелгәндә, йортны төзеп бетерергә кирәк булганда син команда куясың һәм вакыт-вакыт тикшереп торасың. Ләкин милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә команда куеп кына булмый. Син үзең анда булырга тиеш.

– Мэр булганда, син шактый мөстәкыйль, ә монда гел күз уңында, шеф янда, һәрвакыт лупа астында. Ничек соң? Җитәкчелектән ераккарак, кухня тирәсенәрәк китәргә дигән уйлар булмадымы?
– Юк. Абсолют ирек юк, моны аңларга кирәк. Монда солдатларның “Җитәкчелектән ераккарак, кухняга якынрак” дигән гыйбарәсе эшләми. Әгәр син Яр Чаллыда эшлисең икән, шәһәр җитәкчесе буларак, бөтен җаваплылык синдә. Син расларга, килештетергә мөмкин, әмма соңгы нәтиҗә өчен дә син җавап бирәсең.

Монда да шулай ук. Чыннан да, җитәкчелек белән ара бик якын. Ләкин бурыч куелган, һәм һаман да нәтиҗә өчен син җавап бирәсең. Монда сүз эчке җвааплылык, җыйнаклык, дисциплина һәм син билгеләнгән эш белән шөгыльләнү теләге турында бара. Монда башка нәрсә юк.

– Сезне иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә кагылышлы проблемаларны контрольдә тотучы итеп билгеләделәр. Сез моны ничек кабул иттегез, ошыймы бу сезгә?

– Чаллыда эшләгәндә миннән хуҗалык эшчәнлеге буенча “Сез бу проблемаларны хәл итәсез. Бу проблемалар чишелдеме?” дип сорыйлар иде. Мин мәгълүмат чараларына еш кына, әгәр синең проблемаларың хәл ителгән һәм алар юк икән, димәк син үлгән, дип җавап бирә идем.

Проблемалар юк, сораулар бар. Милли һәм милләтара мәсьәләләр буенча карыйк. Без алар буенча кешеләрдән дә, җитәкчеләрдән дә кире элемтә алабыз. Аларны хәл итәргә кирәк. Сиңа сорау бирәләр, сорыйлар яки ничек эшләргә кирәген әйтеп торалар. Әгәр боларны проблема дип кабул итәсең икән, син проблемадан проблемага кадәр эшли башлыйсың. Шуңа күрә мин проблема юк дип саныйм. Хәл итәргә кирәк булган сораулар һәм бурычлар бар.

Хәтта Россия Федерациясенең башка төбәкләренә килгәч тә миннән “Татар халкының нинди проблемалары бар?” дип сорыйлар. Мин “Проблема юк. Бурычлар кебек үк, безнең проблемалар да уртак” дип әйтәм. Шуңа күрә мин монда проблемаларны чишү өчен түгел, ә сәгатьләрне чагыштыру һәм автономия, җитәкчелек һәм хакимият хәл итәргә тиешле бурычларны карарга киләм. Бу бурычларны эчке яктан да, шулай ук хакимият ягыннан да дөрес куярга һәм аларны чишү юлларын эзләргә кирәк.

Кайда гына яшәсә дә, Россиядәме яки аннан читтәме,
татар халкының үсеш стартегиясе һәр татарга кагылачак

– Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы алдына катлаулы бурыч куйды – Татар халкының үсеш стратегиясен булдыру. Галимнәр һәм җәмәгатьчеләрдән торган эшче төркем төзелде, әлеге Стратегиянең эскизы эшләнелде. Бүген эш ничек бара? Һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор буларак сезнең роль нинди?

– Узган елның 25 сентябреннән Стратегия буенча эшли башладык дияргә була, бу чыннан да дөрес. Әмма соңгы 25 ел эчендә, без төрлечә, Бөтендөнья татар конгрессы, иҗтимагый һәм депутатлык оешмалары, Фәннәр академиясе, Мәрҗани исемендәге тарих институты аша Татар халкының үсеш стратегиясен булдыруга һәрвакыт әйләнеп кайта идек. Проектлар булдырылды, кайсыдыр килеп чыкты, кайсыдыр юк. Вакыт-вакыт эшче төркемнәр дә барлыкка килде. Кайвакыт алар фәкать мәдәният, спорт һәм яшьләр мәсьәләләрен хәл итүгә кайтып кала иде. Әмма вакыт сорауларын искә алып, кайбер элементлар һәм бүлекләр башкарылды.

– Сәяси мәсьәләләрдәме? 90 нче елларны искә төшерегез.

– Әлбәттә, үзеңне дөрес тоту, Татарстанда һәм Россиядә яңа тормыш шартларында татар халкының урынын һәм ролен аңлату өчен 90 нчы еллар башында Бөтендөнья татар конгрессы оешты. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты миңа Бөтендөнья татар конгрессы рәисе вазифасын тәкъдим иткәч һәм конгресс корылтае мине раслагач, мин стратегия кирәк дип белдердем. Ләкин мин конгресс стратегиясеннән чыгып карадым. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары һәм “Милли Шура” рәисе буларак, әлбәттә минем ул кысалардан чыгарга хакым юк иде. минем өчен конгресс стратегиясе мөһим иде, ә аның аркылы – татар халкының стратегиясе. Татарстан Президенты безнең алда бик зур бурыч куйды, бу Бөтендөнья татар конгрессы аша гына түгел. “Егетләр, без, татарлар, бөтен дөнья буйлап 10 миллионнан артык бит. Ни өчен без шулай тар карарга тиеш?”

Чыннан да, без Стратегия турында сөйләгәндә, ул Татарстанда, Россиядә һәм аннан читтә яшәүче татар милләтеннән булган һәр кешегә кагыла. Шуңа күрә бик күләмле килеп чыкты.

Татар халкының үсеш стратегиясен истәлекле датада –
Татарстан Республикасы көнендә кабул итәргә җыеналар

– Бурыч куелган. Сроклар ачыклангамы? Стратегияне кабул итүдә башлангыч нокта нәрсә булачак? Аны кем кабул итәчәк?

– 24 сентябрьдә бурыч куелганда сроклар әйтелмәде. Дәүләт хезмәте ягыннан карамасак, безгә аз срок бирелде дип уйларга була. Аны бер елдан, ике яки өч елдан кабул итәргә мөмкинбез. Икенче яктан, дәүләт эшчесе буларак ел саен Президентның Дәүләт Советыа юлламасы булганын мин бик яхшы аңлыйм. Сроклары әйтелмәгән икән, димәк, без икенче юлламага кадәр Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләргә һәм кабул итәргә тиешбез. Нигезе, платформасы һәм тәҗрибәсе инде бар.

Безнең алда ике юл бар иде. Беренчесе – башта без Татарстанның Фәннәр академиясе, Мәрҗани Институты, безнең актив, яшьләр оешмалары һәм бәйсез экспертлар белән проектын яза ала идек. Үзебездә аны раслап, татар халкына һәм башка халыкларга тәкъдим итәргә мөмкин иде. Аларга эшче төркем оешканын, проект буенча үз фикерләрен әйтү үтенечен белдерергә һәм якын арада аны кабул итәчәкбез дияргә була иде. Бу очракта күпчелек кеше, әгәр галимнәр эшләгән икән, кул күтәрергә һәм кабул итәргә генә кала дип уйлар иде. Ул вакытта без эшче төркем тәкъдим иткәнне кабул итә идек.

Мин бу фабуланы шундук алып ташладым. Башта кешеләргә барып, йөзгә-йөз карап “Без хәзер стратегия язачакбыз. Моны бергә язсак иде”, дип әйтергә кирәк дидем. Эшче төркем бары тик эскизын гына ясады. Аны тәкъдим итә башлаганда, без шундук әле проектка кадәр ерак дип әйттек. 16 гыйнварда Габдулла Тукайның туган ягы Арча районында без беренче мәртәбә бу эскизны тәкъдим иттек. “Хөрмәтлеләр, бу эскиз. Әлеге мизгелдән ул Бөтендөнья татар конгрессы сайтында бар. Катнашырга теләгән һәркем үз тәкъдимен җибәрә ала. Алар шундук эшче төркемгә китә. Әгәр алар төпле икән, без эскизны үзгәртә башлыйбыз”, дидек.

Шушы көнгә кадәр үз сүзебездә торабыз. Күптән түгел, үзебезнең сайтка өченче эскизны куйдык, ягъни, без белгечләрнең һәм гади кешеләрнең фикерен исәпкә алып һәр очракта камилләшә барабыз. Икенче эскиз беренчесе үрнәгендә эшләнде. Беренчесен юкка чыгардык инде. Соңыннан икенчесен, чөнки өченче эскизны кабул иттек. Бу әле эскизның соңгы варианты булмаска да мөмкин дип уйлыйм.

Безнең бурыч – 1 июньгә проектка чыгу. 15 июньдә “Изге Болгар җыены” була. Болгарга 50 меңләп кеше киләчәк, аларның күбесе татар. Үзебезнең газета аркылы аларга проектны тәкъдим итәргә һәм алдагы фазага – проект турында фикер алышуга чыгарга телибез. Ул 1 августка кадәр дәвам итәчәк.

1 августта эшче төркем бөтен тәкъдимнәрне җыеп, югары дәрәҗәдә проект карарын кабул итәргә тиеш. Алга таба без милли совет утырышына әзерләнә башлаячакбыз. Аны 30 август алдыннан җыярбыз дип уйлыйм. 30 август Татарстан Республикасы көнендә – төп өч ноктага таянып Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү символик мәгънәгә ия булачак. Беренчесе – эскиз беренче тапкыр Тукайның туган ягында тәкъдим ителде. Икенчесе – 15 июньдә, Идел Болгарында ислам динен кабул итү көнендә проект турында фикер алышу башланды. Өченчесе – республика көнендә аны расладылар.

Татар халкының үсеш стратегиясен эшләүгә тәкъдимнәр саны
меңнәр белән исәпләнә

– Сроклары буенча барысы да аңлашыла. Тәкъдимнәрне кемнәр җыя, шул хакта сөйләсәгез иде? Аларны кем тикшерә? Чөнки тәкъдимнәр төрле. Экстремистик, бөтенләй ахмак тәкъдимнәр бар – төрле кеше була. Аларны тикшерү белән кем шөгыльләнә? Һәм “О, бу шәп тәкъдим, искә алырга кирәк. Бу сафсата, димәк кирәк түгел” икәнен кем аңлый?

– Андый белгечләр юк. Без эшне ике юнәлештә алабыз: беренчесе – интернет. Мин презентацияне тәкъдим иткән һәр җирдә тәкъдимнәрне кәгазь вариантта кабул итмәскә тырышам. Конгресс сайты бар, бите ачык, дип әйтәм. Төрле тәкъдимнәр, хәтта Россия законнарына да каршы килә торганнары булуын үзебез дә бик яхшы аңлыйбыз. Соңыннан безне гаепләмәсеннәр өчен, әлбәттә цензура бар. Әмма бер моментны исәпкә алу өчен – тәкъдимнәр бары тик Россия Конституциясе кысаларында гына кабул ителә, башка искәрмәләр юк. Калганнар барысы да сайтка “төшә” һәм Фәннәр академиясенең эшче төркеме аларны сепратордан уздырган кебек карый. Икенче вариант – безнең почтага килгән тәкъдимнәр. Алар да Фәннәр академиясе каршындагы эшче төркемгә китә.

– Барыбер сайтка эләгә шулаймы?

– Әйе, анда сәхифә эшләнгән инде. Акыллы, акылсыз, яшьләрдән, ветераннардан, татарлардан, руслардан, чувашалардан килгән бөтен тәкъдимнәрне без шунда җыябыз. Чөнки бу җыелма, эш һәм катнашу. Без бер генә нәрсә сорыйбыз, кешеләр битараф булмасын. Ягъни, теләсә нинди тәкъдим белдер – мәгънәсезме, яхшымы, ләкин ул синең тарафтан килә икән, без шат кына булачакбыз. Битараф кына булма.

– Васил Гаязович, ә тәкъдимнәр күп килдеме инде? Ун, егерме, мең?

– Әлегә әйтмибез. Тик сүз меңнәр турында бара.

– Меңнәр турында?

– Һичшиксез меңнәр турында. Иң җитди презентация безнең Екатеринбургта булды. Анда 1200 кеше килде, карадылар, үз фикерләрен белдерделәр. Хәтта, “хуплыйбыз” дигән сүз дә ниндидер дәрәҗәдә, карарга лаеклы тәкъдим булып тора. Мин кешеләрне үпкәләтмәскә тырышам, “Аңлыйсызмы, бу стратегия. Аның ничек язылырга тиешлеге турында үз законнары бар. Стратегия – ул максат”, дип әйтәм. Һәм миннән “Менә сез хәзер Татар халкының үсеш стратегиясен язасыз, ә анда ничә бит булачак – 100ме, 500ме, 1000ме?”, дип сорыйлар. “Сугыш һәм солых” – 400 битлек. Соңгы вакытта кем дә булса аны укыдымы? Соңгы елларда бик икеле, шулай бит? Стратегия 40-50 битле булырга тиеш дип уйлыйм. Бу без кайда һәм ничек барырга тиешле төп юнәлешләр. Калганы инде юл картасына, планга бара. Ул 500 битле дә, мең битле дә булырга мөмкин.

– Анда барысы да язылган булачакмы?

– Әйе, шәһәрләр, авыллар, районнар, субъектлар буенча барысы да языла. Теләсә нинди форма да яхшы. Әмма алар үлчәнә торган булырга тиеш. Планны тотып карап була, аны соңыннан анализларга мөмкин.

– Стратегия – кайда барабыз, юл картасы – ничек барабыз, шулаймы?

– Әйе.

Татар халкының үсеш стратегиясе төрле
милләт кешеләрен берләштерүгә юнәлгән

– Тагын бер сорауга кагылып китик. Фәнни берләшмәләрне исәптән сызып атып булмый. Димәк, татар халкының теге яки бу юнәлешләрдәге төгәл ихтыяҗларын ачыклау өчен тикшеренүләргә таянырга кирәк. Гамәлдә булган программалар, федераль дәрәҗәдәгеләр, безнекеләр дә нигә канәгатьләндермәгәнен, ни өчен стратегия мөһим икәнен аңлау зарур. Сезнең эшче төркем нинди тикшеренүләргә таяна?

– Без Стратегия турында сөйләгәндә, аның өч өлештән торуын аңларга кирәк. Беренче – доктрина, икенчесе – без кайда һәм ничек барабыз, өченчесе – теләсә нинди эштәге кебек үк төгәлләүче.

Хәзер без ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерләнәбез. Безнең өчен бу зур чара булачак – бу бәйрәм, җыр, фестиваль генә түгел. Бу Татарстанның 1920 елдан башланган 100 еллык тарихына күз салу өчен сәбәп. Стратегик максатларны дөрес билгеләү өчен бары тик ике санны гына атап китәм – 1920 елда Татарстан территориясендә 2 млн 900 мең кеше яшәгән, 100 елдан соң без 3 млн 900 мең булганбыз. Йөз ел эчендә без бер миллионга артканбыз. Икенче яктан, әгәр 1920 елда 86% кеше авылларда яшәгән булса, хәзер 76% районнарда һәм шәһәрләрдә яши. Барысы да үзгәргән.

Бөтенесе дә тамырдан үзгәргән вакытта, 100 ел элек уздырылган тикшеренүләр бүген ни дәрәҗәдә актуаль? Татар, чуваш, башкорт һәм авыллардагы башка халыклар өчен – бу гаиләне, телне, динне, миллилекне, фольлорны, көнкүрешне саклап калу өчен ниндидер институт. Алар азайганда һәм кешеләр район үзәкләренә, шәһәрләргә күченеп киткәндә, бөтенләй башка социум барлыкка килә. Авылча алымнар белән анда берни дә эшләп булмый дяирлек. Безнең өчен тикшеренүләр бик мөһим. Шуңа күрә стратегия төзүнең төп нигезе – Фәннәр академиясе. Ул теләсә нинди тикшеренү күтәрү, сорау, горизонталь, вертикаль буенча карау хокукына ия.

– Ә Фәннәр академиясе нинди дә булса фәнни эшләрне исәпкә аламы? Барысы да буталып бетте бит, 100 ел элек ничек булган да, хәзер ничек. Татарстан – күпмилләтле төбәкләрнең берсе, әнисе – татар, әтисе – рус, әбисе – башка милләт, бабасы тагын кемдер. Бу бит милләтләр буталу. Бу очракта ничек булырга, аерыргамы әллә?

– Юк, һич кенә дә аерырга ярамый. Стратегия буенча без кабул иткән төп карар – бу берләштерүче документ. Һич кенә дә аеру юк. Һәм иң мөһиме, без – “рух” дибез. Ягъни, күңелең нәрсә куша. Әнисе – татар, әтисе – рус, баланы кем дип язабыз? Ниндидер унификацияләнгән, берләштерүче милләт юк. Йә татар дип, йә рус дип язарга кирәк. Әгәр әтисе рус икән, хатыны иренең фамилиясенә күчкән булса әлбәттә автомат рәвештә фамилия русныкы була. Ә хатыны рус, ире татар булса? Мәхәббәт – ул бик яхшы, әмма балалар тугач исем кушу, дин турында сораулар барлыкка килә, яшьләр моңа алдан ук әзер булырга тиеш. Аңлашылмаучанлык очраклары төрле нәтиҗәләр китереп чыгарырга мөмкин. Еш кына аерылышуга барып җитә, чөнки әни кеше баланың мәчеткә йөртергә, ә әти кеше чиркәүгә йөртергә тели.

– Ә стратегия боларны кискенләштермәячәкме соң?

– Һич тә кискенләштермәячәк. Без стратегиянең берләштерүче документ икәнен әйтәбез. Һәм без катнаш никахларны бүгенге көн чынбарлыгы дип әйтәбез. Шул ук вакытта татарлар турында әйткнәдә, Татарстанда да, аннан читтә дә, үз телен белмәүче татарлар арта. “Ипи – тоз” дәрәҗәсендә беләләр, шуның белән бетте. Әгәр син үзеңне татар дип танысаң – син татар, дип әйтәбез бит. Тел – бик мөһим, ләкин синең рухың белән татар булуың һәм бездә татарларда җиде буыныңны белергә кирәклеген аңлау әһәмиятле. Әгәр шулай барсаң, вакыт барын да дөресли.

Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышулар
Сахалинга кадәр барып җитте

– Васил Гаязович, сез хәзер стратегияне әзерләү этабында. Кайларда булдыгыз, кем белән очраштыгыз? Сез Екатеринбургны әйттегез инде. Татарстаннан тыш тагын кайларга бардыгыз?

– Бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк кешене җәлеп итү өчен, кире элемтә булсын өчен Татарстаннан башладык. Соңыннан инде җиде федераль округка чыктык. Беренче очрашу Екатеринбургта булды. 1200 кешелек зал алдык, 1200 татар килде. Бу Урал федераль округы. Соңыннан Төньяк-Кавказ һәм Көньяк федераль округлары булган Ростовта булдык. 500 кеше килде, автономия лидерлары белән фикер алыштык. Соңыннан Уфада махсус очрашу булды. 450 татар “Нур” татар драма театрына килде. Без юкка гына Башкортстан турында әйтмибез. Россиядә 2010 елгы җанисәп буенча 5 млн 300 мең татар яши. Татарстанда – 2 миллионлап, Башкортстанда – 1 миллионнан артык. Шуңа күрә без анда ПФО белән берләшмәгән аерым очрашу оештырдык. Соңыннан без Томскида булдык, Себер федераль округында очрашуга безнең 350 активист килгән иде. Соңыннан, Сахалин, Ерак Көнчыгыш федераль округлары. Анда без 100 активистны җыйдык, чөнки бу округта 52 мең татар. Моңа кадәр 42 мең иде, ләкин хәзер ике регион кушылды, шуңа күрә артты.

– Бу кешеләр очрашуларда нәрсәләр әйтәләр? Очрашулардан нинди тәэсирләр калды?

– Миннән әлеге очрашулардан алган шәхси тойгыларым турында сораганда, мин “Диалог” дип әйтәм. Алкышлыйлар дип әйтү – дөрес түгел, моны йөз тапкыр ишеттек дип әйтү – дөрес түгел. Иң мөһиме – диалог килеп чыга, әлеге стратегияне төзүдә файдалы булу теләге бар. Мин аларга “Бүген мең кеше җыелды. Мин суга таш ыргытып, дулкыннар киткән кебек. Мин мең кешегә аңлаттым. Ә алар уйларга, аңларга, үз шәһәрләре, авыллары, гаиләләре буенча бу стратегияне башкаларга җиткерергә тиеш. Бүген – бер мең, 10 көннән – бу 10 мең, соңыннан 100 мең”, дип әйтәм.

Беркемне дә битараф калдырмыйча, һәрбер кешегә барып җитү өчен тырышырга кирәк. Кешеләр мондый ачык очрашуларга сусаган. Фикер алышуга тар даирә җыелган кебек тоела. Әмма без Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге турында фикер алышканда, планнар турында, ТАССР оешуның 100 еллыгы турында сөйләгәндә һәр кеше үзенең катнашы булуын һәм горурлык тоя. Беркем дә битараф булып китми, бу бик мөһим.

– Нәрсә турында сорыйлар? “Бина ачыгыз”, “Дәреслекләр бирегез” диләрме? Мондый үтенечләр каламы?

– Ел ярым эчендә мин безнең җитәкчеләр белән аралашу системасын төзедем инде. Россиянең күп кенә субъектларында булды. Мондый сораулар азрак калып бара һәм алар массакүләм өслеккә чыкмый. Без көн тәртибен игълан иткәч, кешеләрнең моңа әзерләнеп килүе куандыра. Аралашу культурасы, хөрмәт бар. Без электрон аралашу системасын булдырдык, Бөтендөнья татар конгрессының почтасы бар.

Әгәр минем исем аркылы премьер-министр урынбасарына, милли шура рәисенә мөрәҗәгать итә аласыз икән, нигә мине ярты ел көтәргә кирәк. Көтүгә караганда, электронка аша хат җибәреп мине тизрәк табачаксыз һәм дөрес карар яки җавап алачаксыз. Шуңа күрә кешеләр бу система буенча да эшләргә өйрәнә башладылар.

“Стратегиянең аноним комментарийлары арасыннан җәүһәрлар табу – минем бурыч”

– Васил Гаязович, Стратегия тирәсендә барлыкка килгән җәмәгатьчелек фикеренә ничек карыйсыз? Комментарийлар бик күп, уңайлары да, тискәреләре дә. Аноним комментарийлар да бик күп, Telegram-каналлар бу темага нәрсә генә эшләми. Сез моны анализлыйсызмы, билгеләп барасызмы, моңа җавап бирәсезме? Җәмәгатьчелекнең интернетта фикер алышуына мөнәсәбәтегез нинди?

– Әгәр исегездә булса Шәйхразиев дигән мэр беренчеләрдән булып социаль челтәрләрдә, шул исәптән Twitterда да эшли башлады. Шушы ун ел эчендә минем шулкадәр көчле иммунитет. Мине җитәкче буларак, кеше буларак төрле комментарийлар белән селкетү файдасыз. Мин диагональ буенча укый беләм, фильтрлый беләм. Коточкыч күләмдә аноним язмалар укып…

– Димәк, сез аларны укыйсыз?

– Йөгереп кенә, диагональ буенча укыйм. Минем бурыч – бу язмаларны шәрехләү түгел, ә алар арасыннан җәүһәрләрне эзләп табу. Бүген теләсә нинди карар фикер алышу өчен интернет киңлеккә чыгарыла. Без бит аңлыйбыз, хәтта документ бик яхшы булса да, фикер алышу вакытында аны еш кына бөтенләй икенче төрлегә үзгәртергә тырышалар.

– Һәр нәрсәне үз исеме белән атагыз – пычрак сылау.

– Әйе. Шуңа күрә Стратегия турында сөйләгәндә, Стратегия искәрмә түгел дибез. Мин табибларга мөрәҗәгать итмәдем, исән-сау, барысы да яхшы. (көлә – редакция).

Һәрбер татар автономиясендә яшьләр үзәкләре ачылырга тиеш

– Яшьләрне ничек җәлеп итәсез, алар ни дәрәҗәдә актив?

– Бу эшнең җитди өлеше. Ел ярым элек, яшьләр бүлегендә эшләгән Яруллинны (2017 елдан Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең яшьләр иҗтимагый оешмалары буенча урынбасары – Т-и искәрмәсе) зур статуска күтәреп, конгрессның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләдем.

Бүген яшьләр үзәкләренә яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү мәсьәләсе тора. Без буыннар алмашына бик якын торабыз, 15-35 ел элек эшли башлаган җитәкчеләрнең күбесе инде 60-70 яшьтә. Алар намус белән һәм фидакярләрчә эшлиләр. Әмма без яңа технологияләр, мөмкинлекләр һәм иртәгәсе көн турында сөйләгәндә алар алдында беркем дә андый бурыч куймады.

Хәзер без һәрбер автономиядә яшьләр үзәге булдыру, алар өчен бина, мөмкинлекләр тудыру бурычын куйдык. Соңгы баруымда мин шундый бурыч куйдым: киләсе очрашуга мине автономия җитәкчеләре генә түгел, ә яшьләр бүлеге җитәкчеләре дә чакырырга тиеш. Алар артыннан яшьләр иярерлек итеп, алар безнең һәр чарага да килергә тиеш.

– Яшьләр битараф түгелме? Бу нәрсәдә чагыла?

– Гаиләдә әти бар, әни бар, һәм бала татар булып Көньяк Сахалинда туганмы, Казандамы, Баулыдамы, барыбер милли хисләр бар. Гореф-гадәтләребез буыннан-буынга күчә дигән вакытта, яшьләр моны сеңдерә. Яшьләр берләшмәләре җыелып сорау турында фикер алышсын өчен уңайлы шартлар булдырыла икән, алар моны сизә.

Дөрес, без җыелган вакытта беренче чиратта телгә һәм дингә генә терәлеп калабыз. Ә яшьләрдә чикләүләре юк, алар 360 градуска карый. Татар яшьләре клубы күпкә кызыклырак һәм хәрәкәтчән. Кемдер очрашуга бер нәрсә өчен килә, кемдер башка нәрсә өчен, әмма барысын милләт берләштерә – алар татар.

Бөтендөнья татар конгрессы Россия Конституциясе кысаларында эшли

– Кабул ителгән стратегия федераль үзәк белән мөнәсәбәтләргә тәэсир итәчәкме? Хокукый, регламент базасына? Без инде татар телен укыту мәсьәләсе буенча моның белән очраштык. Россиянең укыту киңлегенә эләктек, һәм Татарстан гомуми белем бирү оешмаларында укыту планына төзәтмәләре кертергә мәҗбүр булды. Кабул ителгән стратегия бу мөнәсәбәтләргә ничек тәэсир итәчәк. Андый проблема бездә генә түгел бит. Башкортстанда да, милли республикаларда да шундый проблема. Бу бит татарларның гына проблемасы түгел.

– Без Бөтендөнья татар конгрессы уставы кысаларында эшлибез. Анда безнең вазифалар һәм безнең халыкара оешманың ни өчен төзелгәне ачык язылган. Татар халкы стратегиясен кабул итү турында сөйләгәндә, без үзебезнең устав буенча эшлибез. Әгәр уставка туры килә икән, димәк Россия һәм Татарстан Конституциясенә дә туры килә. Шуның белән бар да әйтелгән, алга таба шәрехләп тору кирәкми.

– Чыккан барлык документлар да Россиянең хокукый киңлегендәме?

– Әйе, иҗтимагый оешма буларак хокукый киңлектә. Минем Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары булуымны күргәндә, мине бутыйлар, “Хөкүмәт карары”, “Хөкүмәт боерыгы” диләр. Мин: “Юк, бу иҗтимагый оешма һәм карар Бөтендөнья татар конгрессының милли советында кабул ителәчәк. Шулай итеп, ул үзенең уставын башкарачак”, дип җавап бирәм.

“Миңа татар телен нигә кирәк” дигән сорау белән татар кешесе ата-бабаларына илтифатсызлык күрсәтә

– Татар кешесе өчен Стратегияне кабул итү һәм әлеге эшче төркем нәрсә бирәчәк?

– Татар халкы стратегиясе турында сөйләгәндә, Коръән бар бит. Минем Стратегия белән Коръәнне чагыштыруым өчен гаепләргә мөмкиннәр, аңлыйм. Әмма кешенең кулында Корън күргәч аның мөселман икәнен аңлыйсың. Кемдер аны башыннан азагына кадәр белә, ә кемдер болай гына, кирәк булган өчен генә куйган.

Стратегия турында сөйләгәндә, син татар булып тугансың. Син мәхәббәт җимеше генә түгел, ә нәсел дәвамчысы. Мөһим түгел, татармы, башкортмы, чувашмы яки русмы. Әти-әниең синең нәселне дәвам итүеңә ышана. “Миңа татар теле нәрсәгә?” дип сораганда, бу сорау белән син йөз, ә бәлки мең еллар татар булган ата-бабаларыңа үз мөнәсәбәтеңне белдерәсең. Алар исән булса яки син алар каршына баргач, алар “Бу сорауны кычырып әйтергә ничек телең әйләнде?” дип сорарга мөмкиннәр.

Шуңа күрә, без стратегия – ул юнәлеш дибез. Мин татар, мин татар булырга теләр идем, балаларым һәм оныкларымның да татар булуын телим. Ә татар нәрсә ул? Бу тел, дин, мәдәният, кием, ризык, бу бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр. Мин шушы социумда булырга теләр идем. Ә стратегия – устав, дога, кояш кебек, син шуңа таба барырга тиешсең. Күңелендә кабынып китәрлек итеп һәр татар кешесен уяту бурычы тора.

Дөрес, монда бер зур “ләкин” бар. Мондый булыр өчен, көч түгәргә кирәк. Стратегияне сатып алып, аны мендәр астына куеп, син иртән татар кешесе булып уянаячаксыңмы? Әлбәттә, юк. Әлеге Стратегия буенча яшәү өчен син һәр көн тырышырга тиешсең. Тел, дин, кием, ризык буенча. Бу нәрсәдер эшләгә өндәмә генә түгел, Стратегия сине көч куярга мәҗбүр итә.

– Бу ниндидер әхлакый бурычлар, ниндидер идеал. Тәңгәллекне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм милләтне саклау өчен аны яшь буынга тапшыру өчен шуңа таба барырга кирәкме?

– Дөрес. Чөнки без, әби-бабайларыбыз татар телен белгән дип горурланабыз. Ләкин бүген татар кешесе балалары һәм оныкларының татар телендә сөйләшүе белән горурлансын иде.

“Бездә республикадагы бөтен татарлар да
татар телен белән дигән ялган хис бар”

– Васил Гаязович, Татарстаннан читтә яшәгән һәм бездәге татарлар аерыламы? Кайвакытта респбуликадагыга караганда, чит төбәкләрдә яшәүче татарларның милли үзаңы югарырак дигәнне ишетергә туры килә. Чөнки алар анда чит мохиттә, шуңа күрә аларның берләшү теләге көчле, ә без монда үзебезнекеләр арасында, безгә сакларга кирәкми, болай да бара. Аерма бармы?

– Мин бу сорауны алга таба дәвам итәр идем: кайда эшләве җиңелрәк, Татарстандамы, әллә аннан читтәме? Әгәр Татарстанда яшибез һәм монда 2 млн татар бар икән, димәк алар барысы да камил дәрәҗәдә татар телен белә, яза, укый дигән ялган хис бар бездә. Ә саный башласаң, боларның “не белмес” икәне ачыклана һәм китә инде. Бу безне бераз иркенәйтеп җибәрә, без бит Татарстанда, бездә ике дәүләт теле.

Без Татарстаннан читкә чыкканда, федераль законга да карамастан, Россия субъектлары өчен, татар гаиләләре өчен ФГОС зур плюс булды. Элек безнең татар гаиләләре балаларын мәктәпкә бирергә теләгәндә, аларга мөмкинлек юк дип әйтәләр, кабул итмиләр иде. Бүген директорга хат язарга кирәк, ә директор язмача җавап бирергә тиеш. әгәр директор “Мин булдыра алмыйм” дип җавап бирә икән, син прокуратурага гариза язасың, директорны чакыралар һәм ФГОСта язылганны әйтәләр: “Әгәр ата-ана татар телен сайлаган икән, син укытуны оештырырга тиеш”.

Татарстаннан читтә татарлар гына түгел бит. Мәсәлән, руслар чит илдә булганда, рус йортлары барлыкка килде. Татарлар, башкортлар, чувашлар туган җирләреннән читкә киткәч, бу якынаерга мәҗбүр итә.

– Бер-береңә якын кешеңә тартылган кебек тартыласың, шулаймы?

– Әйе, бер кан кебек. Татарча сөйләм ишетсәң, бу кеше сиңа бертуганыңнан да якынрак була. Бу чыннан шулай.

Татар халкының үсеш стратегиясенә акчалар Татарстан бюджетыннан
һәм муниципалитетлардан киләчәк

– Тагын бер мөһим сорау. Бу сорауны бирмәгән идем, әмма ул хәлиткеч булыр мөгаен. Аңлавымча, барлык әзерлек эшләре иҗтимагый башлангычта бара һәм финанслау таләп итми. Эшче төркем үзенең вазифалары һәм оклады кысаларында эшли. Стратегияне без чагыштырмача бушка яза алабыз. Ә юл картасына килсәк, ул ничек? Бу этап үз эченә финанслауны алачакмы һәм ул нинди чыганаклардан формалашачак?

– Стратегия кабул ителгәннән соң, безнең барлык чараларны финанслау мәсьәләсе туачак. Бер яктан карасак, безнең Татарстан Республикасы бюджеты, 45 муниципаль берәмлек бюджеты бар. Стратегия күтәргән мәсьәләләр – ул балалар бакчалары да; мәктәпләр дә, яшьләр, спорт һәм мәдәният оешмалары да; китаплар да, фильмнар да; телевидение, радио, газеталар да.

Татарстан Республикасы милли мәгарифкә – татар, чуваш, башкорт, мордва, удмурт һәм башка милләтләргә дә җитди акчалар тота. Дөрес, без аларны артык бүлгәләмәдек, барысы да “Милли мәгариф” статьясы аша узды. Мәдәнияттә дә һәм спортта да шулай ук булды.

– Димәк, бүлгәләү бөтенләй юкмы инде? Аерым рус, татар, чуваш мәдәнияте юк, дөресме?

– Әйе, әйе, әйе. Без юл картасын төзи башлагач, әгәр бу финанслауны күрсәтү зарурлыгы булачак икән, әлеге бюджетны бүлү бернинди дә кыенлык тудырмаячак. Без күпме акчаның кайда киткәнен күрсәтә алачакбыз. Әйтик, балалар бакчасы 300 млн сум финанслау ала. Бакчада 45% татар тәрбия һәм белем ала. Шуңа күрә финанслауның 45%ын милли программа буенча дип саный алабыз. Беркем дә мондый хисаплар белән шөгыльләнмәде, иң мөһиме бит уңайлы шартлар тудыру.

– Шулай да бюджет чыганак булачакмы, әллә бюджеттан тыш та фондлар бармы?

– Бюджет турында әйтсәк. Без статьялап бүлә алабыз. Рус теле укытуга күпме, татар теле, башкорт, чуваш, мордва телләрен укытуга күпме, балаларны тәрбияләүгә күпме акча тотыла. Шушылардан бюджет формалаша да бит инде. Бүген бездән болай бүлгәләүне беркем дә таләп итми, шуңа күрә бердәм бюджет, бердәм статья бар. Ә Стратегия бүлгәләүне сорый ала. Һәм шул вакытта, әгәр кешеләргә кызыклы булса гомуми өлешен күрә алачакбыз. Федераль үзәк, субъектлар һәм муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә милли сәясәт буенча аерым статья бар.

Икенчсесе әлбәттә, хәйриячелек, спонсорлар. Бүген алар Татарстанда да, читтә дә бик күп. Алар мәктәпләрне дә, балалар бакчаларын да финанслый. Без еш кына мәчетләрне һәм мәдрәсәләрне мисалга китерәбез. Моннан тыш, безнең бөтен милли һәм мәдәни автономияләр беренче чиратта хәйриячелек аркылы финанслана. Бу акчаларга костюмнар тегәләр, конкурсларда катнашырга баралар, яшь талантларга да, гаиләләргә дә ярдәм итәләр.

– Белүемчә, якшәмбе мәктәпләре дә.

– Әйе. Мәсьәлә монда түгел бит. Мәсәлән, без 2018 ел йомгаклары буенча моңа ничә миллиард тотылганын беркайчан да әйтмәдек. Мәсьәлә миллиардта түгел, ә һәр кеше, мөһим түгел, русмы яки татармы, әгәр ул туган телендә сөйләшергә тели икән, аңа шартлар тудырылырга тиеш. Алга таба әти-әниләргә кызык түгел – кем финанслаган, акча кайдан алынган. Иң мөһиме мөмкинлек бар, ә мөмкинлек юк икән, ул вакытта ата-ананың хөкүмәткә соравы барлыкка килә.

– Шулай да моны хөкүмәт тәэмин итәргә тиешме әллә Бөтендөнья татар конгрессымы?

– Юк, конгресс тәэмин итми, аның финанслары юк. Конгресс ярдәм генә итә, ягъни Татар халкының үсеш стратегиясен кабул иткәндә безнең муниципалитетлар бюджеты, Татарстан Республикасы бюджеты бар дибез.

Татар автономияләре җитәкчеләре арасында автономиянең
эшчәнлеген тәэмин итүче эшмкәрләр бар

– Бюджет белән аңлашыла, Васил Гаязович, ә бюджеттан тыш акчалар белән ничек? Мин меценат, миңа акчаларны кайда алып килергә, конгресскамы? Мин бит бюджетка алып килә алмыйм. Ниндидер хәйрия фонды төзеләчәкме?

– Бүген ул эшли. Федерация субъектларында һәрбер ата-ана яки меценат автономия җитәкчесен белә, алар тыгыз элемтәдә. Акчаны беркем дә беркая да алып килми, төрле исәп-хисап счетларына күчерәләр – концерт программаларына, костюмнарга, китапларга, газета-телевидениегә. Татарстан Республикасында безнең муниципаль берәмлекләр бар, төрле фондлар бар, күп кенә оешмалар юридик зат булып исәпләнә. Бердәм фонд булдырачакбыз дип әйтеп булмый. Бу институт инде оешкан, аңа дәгъвалар юк.

– Ләкин сез юл картасы турында сөйлисез, анда барысы да язылган булырга тиеш: чаралар, финанслау, сроклар, җаваплы кешеләр.

– Без алга таба барабыз. Стратегия кабул ителгәннән соң без үзебезнең барлык автономияләргә һәм Россиядән читтәге диаспораларга безнеке нигезендә үз стратегияләрен кабул итәргә киңәш итәчәкбез. Автономия җитәкчесе инде моңа каян акча алырга икәнен уйлый башлаячак. Безнең грант сәясәте бик яхшы эшли. Меценатлар аркылы да була. автономия җитәкчеләренең күпчелеге үзләре эшмәкәрләр, алар татар автономияләре эшчәнлеген тәэмин итеп тора. Төрле формалар бар. Стратегиянең төп бурычы – булган финансларны нәтиҗәлерәк куллану.

– Васил Гаязович, зур рәхмәт. Без бик озак сөйләшә алган булыр идек – бу тема әле күп тапкырлар газета битләрендә күтәреләчәк, сөйләнәчәк. Шуңа күрә комментарийларыгыз өчен зур рәхмәт. Бүген күп кенә сорауларны алдыгыз дип уйлыйм.

– Сезгә зур рәхмәт.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*