tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Башлыгының администрация җитәкчесе белән очрашты
Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Башлыгының администрация җитәкчесе белән очрашты

Васил Шәйхразыев Башкортстан Республикасы Башлыгының администрация җитәкчесе белән очрашты

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты.

Очрашу барышында дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдә ике регионның хезмәттәшлеген ныгыту буенча сөйләшүләр булды. Үз чиратында Васил Шәйхразыев май аенда Татарстанда узачак Башкортстан көннәре турында һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы яңа вәкиле Альфред Дәүләтшин билгеләнүе турында әйтеп узды. Очрашу ахырында җитәкчеләр бүләкләр белән алыштылар. Александр Сидякин Васил Шәйхразыевка “Башкортостан республикасы төзелүнең 100 еллыгы” медален тапшырды.

Очрашу Башкортстан Башлыгының администрация бинасында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*