tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Без ике республика, ике халык, ләкин без бер бөркетнең ике  канаты”
Васил Шәйхразыев: “Без ике республика, ике халык, ләкин без бер бөркетнең ике  канаты”

Васил Шәйхразыев: “Без ике республика, ике халык, ләкин без бер бөркетнең ике  канаты”

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында бу минутларда уза торган матбугат конференциядә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы  Алсу Исмәгыйлева Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевтан 2021 нче елда уздырылачак Халык санын алу буенча конгрессның эш планы белән кызыксынды. Аерым алганда, Башкортстан республикасында бу  эшчәнлек ничек оештырылачагын сорады.

“Без ике республика, ике халык, ләкин без бер бөркетнең ике  канаты. Бүләсе әйберебез юк. Без һәрвакытта да тату яши беләбез, эшли беләбез,” – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.

“Безнең җитәкчеләребез Рөстәм Нургалиевич һәм Радий Фәритович – дуслар.Ике республика арасында алып барылган эшләр һәм республика, һәм Россия күләмендә  дәрәҗәбезне күтәрү максатыннан алып барылырга тиеш,” – дип белдерде Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*